Accessibility links

Кайнар хәбәр

Air France очкычы Бразилиягә төшәргә мәҗбүр булды


Якшәмбегә каршы төндә Франциянең Air France ширкәте очкычы шартлату турындагы ялган хәбәрдән соң Бразилиягә төшәргә мәҗбүр булган.

Очкыч Рио-де-Жанейродан Парижга очып киткән, әмма тиз арада Бразилиянең төньягындагы Ресифи шәһәренә утырган. 400 юлчы очкычтан төшерелгән.

Associated Press хәбәр итүенчә, очкычта шартлаткыч табылмаган.
XS
SM
MD
LG