Accessibility links

Парижда Русиянең хөкүмәткә карамаган оешмалары чара уздыра


Парижда Русиянең хөкүмәткә карамаган оешмалары “Башка Русия” дигән чара уздыра.

Француз башкаласының үзәгендәге мэрия каршына хокук яклаучыларның чатыры куелган, шунда ук ун хокук яклау оешмасы, аерым алганда “Мемориал”, “Гражданнар теләктәшлеге”, Сахаров үзәге, “Петербурдагы солдат аналары”, Байкал күлен яклаучылар һәм антифашистлар үзләре турында мәгълүмат урнаштырган.

Русиядә кеше хокуклары бозылуга борчылу белдерүне күрсәткән әлеге акция уздыруга Париж хакимияте рөхсәт биргән.

2010 ел Франциядә Русия елы дип игълан ителде.

“Мемориал” үзәге җитәкчеләрнең берсе Александр Черкасов әйтүенчә, хокук яклаучыларның Русия тормышында мактанырлык булмаган якларны күрсәтәсе килә.
XS
SM
MD
LG