Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тадич: Сребреницага килүем элекке Югославия халкының дуслашуы һәм берләшүе билгесе


Босниядә Сребреница фаҗигасенең 15 еллыгын билгеләп уздылар. Сребреница читендәге Поточары зиратына босния серблары хәрбиләре тарафыннан үтерелгән мөселманнарны искә алу өчен меңнәрчә кеше җыелды. 1995 елда монда Босния серблары хәрбиләре 8 меңләп боснияле мөселман ир-ат үтергән иде.

Якшәмбендә исә шуларның күптән түгел мәетләре ачыкланган 775 кешене җирләделәр.

Бу чарада Сербия, Хорватия президенты Борис Тадич һәм Иво Йосипович, Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган һәм Франция тышкы эшләр министры Бернар Кушнер катнашты.

Җыелган халык алдында чыгыш ясап Тадич үзенең Сребреницага килүен элекке Югославия халкының дуслашуы һәм берләшүе билгесе дип атады.
XS
SM
MD
LG