Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:11

Самар төбәгендә бер-бер артлы китап бастыру гадәти хәлгә әйләнеп бара. Тарихы чуен юлы белән бәйләнгән Шентала станциясе күпмилләтле торак пункт. Биредә татарлар эзле. Ә татар – ул инде турыдан-туры исламга тоташа.

Әнвәр Суфиянов табиб. Шул ук вакытта ул кайнар йөрәкле милләтпәрвар.Үзенең китабында Шенталадагы ислам тамырларын барлап җиңел укыла торган әсәр иҗат иткән.

Шундый риваять тә яши. Имештер, узып баручы немец кешеләре матур табигатьне күреп “Das ist Schöne Tal” дип кычкырып җибәргәннәр. Шулай итеп, “Shon tall” Шенталага әйләнгән.

XIXнчы гасыр азагында Моршанск һәм Сызран шәһәрләре арасында чуен юлы тоташтырыла. 1898 елда чуен юлы Инза һәм Мәләкәскә барып җитә. Шенталага бу бәхет 1907 елда килә. 1909 елда вокзал бинасы төзелә. Җиде елдан соң инде дүрт йортта кешеләр яши башлый.

1935 елдан бирле Шентала район үзәге. Халыкның 15% татар өммәтеннән. Бирегә татарлар Денис, Әбдеки, Карабиккол авылларыннан һәм Татарстан, Сембер, Оренбур якларыннан килеп урнаша. Автор Шенталада ислам сегментын гына торгызуны күздә тоткан һәм максатына ирешкән дип әйтәсе килә.

Шентала тарихына алтын хәрефләр белән имам-хатыйблар кергән, чөнки алар халкыбызны болгар чоры белән тоташтыручылар.

1944 елга кадәр Нуретдин бабай, Исхак Әбүшаев, Әхмәтгали Вафиновлар имамлык иткәннәр. Аннары дин дилбегәсен үз кулларына Әбделхак Фәсәхетдинов һәм Хисбулла Хщлиуллин алалар.
Атеизмның чәчәк аткан чорында халыкны ислам боҗрасында Сөләйман Әхмәтшин, Ибраһим Кашапов, Хәниф Хәсәншин тоталар.

Китап авторы һәр имамга, һәр мәзингә, һәр остабикәгә туктала, аксакалларны барлый,барлык тол хатыннарга туктала. Аларның югары әхлаклыкларына мәдхия җырлый. Сәбәбе гади. Алар ислам кушканча яшәгәннәр.

Шенталада 1930 елда мөселман зираты ачыла. Елына 11-12 мәет туры килә. Ә менә 2001-2007 елларда үлем ике мәртәбә арткан. Бу инде кыргый капитализм чоры.

Шентала районында халыкның 19% татарлар (3545 кеше), Шенталаның үзендә 1470 татар яши. Шенталада мәчет 1989 елда төзелә башлый, ә инде 1990 елның 8 декабрендә манара күтәрелә. Халыкка гарәп телен өйрәтүне 1997 елны Шамилә Ибраһимова күтәреп чыга.

“Шентала станция мөселманнарының ислам тарихы” ундүрт бүлектән тора. Автор җирле мәгълүматка бик оста итеп гомумислам хәбәрләрен кыстыра.

Мисал. Җир шары 360 күк меридианына бүленгән һәм шул меридиан арасын бары 4 минут аерып тора. 4 санын 360ка тапкырлагач 1440 минут килеп чыга. Бу бер тәүлек дигән сүз. Азанны әйтү вакыты нибары 4 минут вакытны ала. Шулай итеп җир шарында бертуктаусыз тәүлек буе Азан яңгырап тора.

Табиб Әнвәр Суфиянов намаз кешесе буларак дини тематиканы төшенеп, яратып язган һәм уңышка ирешкән. Әйе, хәреф хаталары очрый, монысы инде корректор җилкәсендә.

Җыентыкның берьюлы татар һәм рус телләрендә бер китап булып чыгуы авторның казанышы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG