Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи кайбер талибанчыларны "кара исемлектән" чыгарырга тели


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи якынча 50 талибан сугышчысының исемен "кара исемлектән" чыгарырга сорап БМОга мөрәҗәгать итәргә җыена. Бу турыда исемен әйтергә теләмәгән бер әфган рәсмие АКШның "Washington Post" газетына белдергән. Максат - тынычлык сөйләшүләрен җанландыру.

Газет хәбәренә караганда, әлеге кешеләрнең бишесе элекке Талибан рәсмие. Алар хәзерге вакытта әфган хакимияте белән сугышчылар арасында арадашчылык кыла.
XS
SM
MD
LG