Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:57

Казан 2018 һәм 2020 елларда футбол дөнья чемпионатын үзендә үткәрергә тели


Моның өчен Русиянең күп шәһәрләре ярыша. Казан, Мәскәү, Петербур белән беренче өчлеккә керә.

Бу турыда бүген Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.

Казанда 18 августа өч футбол стадионы ачылырга тиеш. Бу көнне Казанга Халыкара футбол федерациясе вәкилләре килә. Алар декабрь аенда 2018 һәм 2020 елларда футбол чемпионатын кайсы илнең үткәрәчәген хәл итә.

Узган атнада Казанга “Русия – 2018” мөрәҗәгать итү комитеты рәисе Алексей Сорокин һәм комитет вәкилләре килеп киткән. Комиссия әгъзалары Казанның футбол чемпионатын үткәрүдә отышлы шәһәр булуын әйткән.

Метшин фикеренчә, Русия – ул Мәскәү, Петербур гына түгел. Казан футбол шәһәре, чемпионатка ныклап әзерләнүен күрсәтергә, милли үзенчәлекләре белән сокландырырга тели.

XS
SM
MD
LG