Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сәләт”ле яшьләр Биләрдә җыелды


12 июльдә республика яшьләренең XIV “Сәләт-Биләр” фестивале тәмамланды. Бәйрәм “Изге чишмә” мемориаль комплексында, ягъни “Хуҗалар тавы”нда оештырылган иде. Сәләтле балалар биредә үз аланнарын тәкъдим итте, спорт һәм интеллектуаль чараларда катнашты. Фән, сәнгать, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге күренекле шәхесләр белән очрашты.

9 июльдә “Сәләт”нең барлык аланнары Алексеевски районының Биләр тыюлыгы җирлегенә килеп урнашкан иде. Фестивальдә биш алан – Казаннан “Сәләт-Раушан”, Әлмәттән “Сәләт-Рухият”, Бөгелмәдән “Сәләт-Бөгелмә”, Сабадан “Сәләт-Байлар Сабасы”, Чаллыдан “Кол Шәриф оныклары” катнашты.

Фестивальгә кунакка премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, «ВАМИН Татарстан» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Вагыйзь Минһаҗев та килгән иде.

Зилә Вәлиева үз чыгышында шундый кызу көннәрдә кызу балаларның бергә җыелуы яхшы атмосфера тудыруын ассызыклап үтте:

“Бүген үз сәләте белән, үз мөмкинлеге белән үз тормышын корырга теләүчеләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Сезгә карап, шундый иртә ачыкланган сәләтегезне күз алдында тотып, безнең алдагы көнебез тагын да югары дәрәҗәдәрәк булыр, дип өметләнәбез. Сез репсубликаның киләчәге дип еш кабатласак та, мин – бүгенгесе дип әйтер идем. Шушындый сәләтле егетләр-кызлар булган ил – ул бәхетле ил”, диде мәдәният министры.

“Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, һәрвакыттагыча, сәләтле балалар арасында иде.

“Биредә балалар кызуга бирешмичә, ата-бабаларыбызның тирән рухы булган җирдән үзләренә энергия җыя, изге чишмә суларыннан көч ала, Хуҗалар тавына менеп, канатлана”, диде Сөләйманов үз чыгышында.

Фестиваль көннәрендә ачылу тантанасы, аланнарның тәкъдим итү кичәсе булды. Чыгышлар ясаганнан соң, икенче көнне, төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.

Сәлкешләр өчен кунаклар – фән, сәнгать, мәдәният һәм спорт өлкәсендә күренекле шәхесләр, республиканың дәүләт һәм жәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, музейга һәм археологик казылмаларга экскурсияләр үткәрелде.

Сәләтле балалар үзләренең спорт һәм акыл ягыннан чыныгуын төрле чараларда – брейн-ринг, интеллектуаль марафон, шахмат, волейбол, футболда сынап карады.

Әлеге җыен вакытында "Сәләт" аланнары арасында Шаяннар һәм Тапкырлар Клубының VIII фестивале дә булып үтте. 11 июньдә исә фестивальдә катнашучыларның һәм кунакларының зур иҗади концерты, ә 12се фестивальнең ябылу тантанасы, җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Бу көннәрдә аланнар бер-берсен сәламләп, сөрәннәр әйтте, “Сәләт”нең җырларын, аланнарның үз гимннарын да башкарды.
Гадәттәгечә, биредә “Сәләт-Рухият” аланы үзе әзерләп килгән спектакльне күрсәтте. Быел алар “Беренче театр”ны сәхнәләштерде.

Биләрдә узган XIV "Сәләт" яшьләр фестивале республикадагы меңләгән талантлы балалар һәм студентларның даими җыелу урыны булып тора. Быел бирегә 700дән артык мәктәп укучылары һәм студентлар килгән иде.

12 июльдә “Сәләт” аланнары үз якларына кайтып китте һәм гадәти режимда эшләвен, сәләтле балаларның актив ял һәм сәламәтлек, белем җыю көннәрен дәвам итте.

XS
SM
MD
LG