Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:00

Милли чаралар үткәрү, мәдәниятне, мәгарифне үстерү турыдан-туры дәүләт ярдәменә бәйле. Ә татарлар һәм башкортлар үзләре матди тәэминиятне яшәтә аламы?

Римзил Вәли. Сүзебез милли эшмәкәрлек турында. Бәхәсле тема түгел дип әйтерсез. Чыннан да милләттәшләребез арасында эшмәкәрләр күп булса, байлар артып торса, алар үзләренең милли рухын югалтмаса, балаларына һәм оныкларына матди байлыклар белән милли идеяне бергә калдырса, әлбәттә, милли яшәеш тә булачак.

Шактый озак еллар буе шушы өмет белән яшәсәк тә, милли эшмәкәрлек ниндидер киртәләргә очрый, яисә теләгәнчә җәһәт кенә үсеп китә алмый. Соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтендөнья башкорт корылтаеның Башкарма комитеты бүлекләрендә эшмәкәрлек белән күбрәк кызыксыналар. Төбәкләрдәге татар хәрәкәтен күбрәк хәллерәк кешеләр җитәкли.

Күптән түгел Казанда ислам бизнесына багышланган зур форум үтте. Анда төрле илләрдән, төрле төбәкләрдән вәкилләр катнашты. Бер карасаң, чыннан да, эшкуарлыкның, акчаның милләте дә, дине дә бар. Милләтләрнең, дин тотучыларның эшкуарлыкка, капиталга мөнәсәбәте җитди. Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек мөдире Фәрит Уразаев һәм Бөтендөнья башкорт корылтаеның милли эшкуарлык буенча координация шурасының рәисе Иршат Асылгужин катнаша.

Фәрит әфәнде, сез бу юнәлештә шактый тәҗрибә туплаган кеше. Татар конгрессы, федераль автономия катнашында ярминкәләр, форумнар үтә. Чыннан да, соңгы елларда төбәкләрдә эшмәкәрләрнең милли эшләргә тартылышы көчәйде. Бүген хәлләр ничек?

Фәрит Уразаев. Татарстан Конституциясенең ундүртенче маддәсендә Татарстан чит төбәкләрдәге татарларга мәдәни, рухи ярдәм кылып торырга тиеш диелгән.

Шулай ук Мәскәү белән Казан арасында вәкаләтләрне бүлешү килешүендә дә икенче маддәнең дүртенче пунктында нәкъ шушы ук сүзләр язылган. Әмма без акылыбыз белән аңлыйбыз, Татарстан бюджетыннан кирәк кадәр ресурсларны беркем дә бүлеп чыгара алмый һәм бирергә тиеш тә түгел. Русиядән бу финанс ресурслар, практика күрсәткәнчә, бирелми. Татарстанда һәм республикадан читтә яшәүче эшмәкәрләр арасында икътисади мөнәсәбәтләрне яхшыртып, аларның механизмнарын булдырып, төбәкләрдә яшәүче татарларга мәдәниятне, телебезне, динебезне, рухыбызны үстерү юнәлешендә финанс чыганакларны булдыру тора.

Безнең автономия турында канун да бар. Аңа Татарстанда һәм төбәкләрдә яшәүче эшмәкәрләргә бөтен юридик нормалар да кергән. Советлар Берлеге таркалгач, милек кенә бүленеп калмады, ә кешенең дөньяга карашы да үзгәрде. Бер әйбер ачык күренә, Татарстан һәм Башкортстан җирендәге милләттәшләребез татар мәдәнияте һәм дин аркылы формалаша башласалар, ә башка төбәкләрдә татарларның формалашуы күбрәк дин аркылы бара.

Дөньяга милли караш үз артыннан башка проблемнарны күтәреп чыга. Чөнки мәдәни учаклар, мәктәпләр, кинотеатрлар, газет-журналлар, радио-телевидение күп җирләрдә юк дәрәҗәсендә. Бу көннәрдә генә Казанда беренче мәртәбә “Казан хәләл” ярминкәсе узды. Бу юнәлешне киң халыкка күрсәтү зур файда китерәчәк.

Римзил Вәли. Димәк, җитештерүнең дә милләте һәм дине бар икән.

Фәрит Уразаев.
Бу табигый. Икътисад та үз кануннарын, үз таләпләрен куя башлый. 2000 елдан башлап, без төбәкләрдә яшәүче эшмәкәрләрне Татарстанга җәлеп итә алдык. Конгресс һәм милли-мәдәни автономия кысаларында Казан ярминкәсе җирлегендә беренче татар эшмәкәрләренең форумын уздырдык.

Өченче форумда Татарстан премьер-министры һәм министрлыклар катнашында резолюцияләр кабул иттек. Алар нигезендә Татарстан сәүдә йортлары төзелде. Татарстан сәүдә йортларының директорлары һәм төбәкләрдәге милли-мәдәни оешмалар һәм автономияләрнең җитәкчеләре бер үк кешеләр. Яшь, урта яшьтәге динамизм белән эш итүче шәхесләрне туплый алдык. Күп төбәкләрдә Татарстанның икътисади сәүдә нокталары, вәкилләре булдырылды.

Башта без читтә яшәүче эшмәкәрләрне Татарстанга тарттык һәм безнең бюджетка Татарстан сәүдә йортлары һәм икътисади берәмлекләр нигезендә сигез миллиард сум акча керә. Бу зур күрсәткеч.

Икенче яктан, әйтергә кирәк, ун ел элек Сабантуйлар уздыру өчен Татарстаннан акча сорап килгән булсалар, бүген күбрәк методик ярдәм генә сорыйлар.

Бөтендөнья татар конгрессында 2009 елның йомгаклау җыелышында Татар эшмәкәрләре Ассоциациясе төзелде. Аның сәбәбе бик гади – Татарстан белән мөнәсәбәтләрне алып барып, шул ук вакытта үзара мөнәсәбәтләрне оештырып җибәрү. Бу эшмәкәрләрнең үзләренең таләпләре иде.

Бүген эшмәкәрлек юнәлешләре төгәл механизмнарда күренә. Быел беренче мәртәбә 400 еллык Самара өлкәсендәге Гали дигән татар авылында татар авылларының беренче Русия Сабан туе узды. Сабан туе дип аталса да, аның нигезендә бер төп әйбер – татарның XXI гасырда җиргә мөнәсәбәте ята. Гали авылында без татар авылының яңа образын күрсәтә алдык. Шушы авылда яшәүчеләр кризис чорында да матур итеп, үзләрен эш белән тәэмин итеп гомер кичерәләр.

Римзил Вәли. Галидәге иң зур эшмәкәр кем инде ул?

Фәрит Уразаев.
Рәсих Латыйпов. Ул “Казан хәләл” ярминкәсенә килде. Әйтергә кирәк, бездә татар авыллары ассоциациясе да оешкан.

Римзил Вәли. Ә бу берләшмәне кем җитәкли?

Фәрит Уразаев. Бүген Татар авыллары ассоциациясе берлеген Чуашстан эшмәкәре Фәрит Сәнҗәпов җитәкли. Эшкуарлар ассоциациясенә Төмәннән Нурулла Саттаров җитәкчелек итә.

Тагы бер әйбергә игътибар итәсем килә, Татарстанда Гали, Шыгырдан, Әләзән сыман авыллар бик сирәк. Ә нишләп читтәге татарларда бу әйбер бик көчле куелган соң. Һәрберсендә мәчетләр бар. Алар бер кемнән дә көтеп ятмыйлар, үз көчләренә ышанып эшләрне оештыралар.

Инде өченче ел рәттән Русия күләмендә татар фольклоры фестивале уза. Быел ул сентябрь аенда Екатеринбур шәһәрендә булачак. Без бу эшкә татар эшмәкәрләрен җәлеп итәбез. Халык сәнәгате таварлары сәүдәсен дә оештырабыз.

Өченчедән, Болгар җыенын һәм “Казан хәләл” ярминкәсен әйтәсе килә. Анда да без милли эшмәкәрләребезне тартабыз. Боларның барысын да бергә карасаң, күпмедер күләмдә милли-мәдәни, рухи хәрәкәт белән татарның икътисади хәрәкәте дә барлыкка килә.

Ни өчен бүген ул авыр бара дигән сорау да туа. Чөнки бүген әле Русиядә җитештерү артта кала. Шуңа да карамастан, безнең эшмәкәрләребез кая гына яшәмәсеннәр, милли хәрәкәтне җитәкләп, мәчетләр салалар, татар мәктәпләрен ачарга, милли бәйрәмнәребезне оештырырга ярдәм итәләр. Бу хәрәкәтләрнең башында Бөтендөнья татар конгрессы тора, ул бөтен татар дөньясын берләштерү, Татарстан белән мөнәсәбәтләрне көчәйтүгә куелган.

Иршат Асылгужин
Киләчәктә күпмедер күләмдә милли яшәештә икътисади фактор да үз урынын алыр дигән фикердә торам. Чөнки бүген бюджет акчасына гына, ниндидер сәдәкага карап утырабыз икән, милләтебез сәдәка җыючы милләткә әйләнергә мөмкин. Үзебез эшләп, үзебез яшәп, хәләл көчебез белән тапкан малның бер өлешен милләтебез рухына, мәдәниятенә салып барабыз икән, ул вакытта без затлы һәм башка халыклар арасында тиешле урынны алган милләт булачакбыз.

Римзил Вәли. Татарстан төрле тарафтагы милләтәшләргә рухи, мәдәни, методик яктан ярдәм итсә дә татарларның милли тормышын җирле хакимият, милли эшмәкәрләр тәэмин итә. Татарстан матди ярдәмне бирәме, юкмы, милләттәшләр моңа карап тормыйча, үзләре дөнья көтә, милли яшәешне оештыра ала. Кайсы төбәкләрдә андый шәхесләр, мохтариятләр бар?

Фәрит Уразаев. Беренчедән, мин Төмән өлкәсен әйтер идем. Андагы милләттәшләребез шактый гына алга ките. Былтыр Русия күләмендә фольклор фестиваленә биш йөз кеше җыеп, аны биш көн дәвамында уздырганнар иде. Киләсе елдагы федераль Сабан туе Төмәндә планлаштырыла.

Самар өлкәсендәге Гали авылы Сабантуйны уздырганда яхшы ягы белән күренде. Әйтергә кирәк, Сарытау, Омски өлкәсендәге милләттәшләребез үз өлешләрен кертә. Бу хәрәкәткә яшьләр дә тартыла. Милке булган кеше дөньяга тирәнрәк һәм рухи халәтләрдән чыгып карый. Эшмәкәрләребез мәчетләр салган, хаҗга барып кайткан кешеләр. Менә Гали авылында бер нинди аракысыз Сабантуй узды. Бу яхшы күренеш. Казанда андый Сабантуйларны уздыра алабыз микән?

Римзил Вәли. Милли эшкуарлыкта хәл ителмәгән нинди проблемалар бар?

Фәрит Уразаев. Төбәкләрдә бер заман татар милли үзәкләре оештырыла башлаган иде. Беренчесе губернатор, андагы эшмәкәрләр ярдәме белән Сембердә булдырылды. Әмма бу эшнең кирәклеге башка төбәкләрдә күтәрелсә дә, ныклап үсеп китә алмады. Ивановода милли-мәдәни үзәк мәчет каршында багучылар шурасы төзелде. Татарстан премьер-министры барып кайтты, ярдәм кулын да сузды.

Петербурда “Центр деловой культуры татар” барлыкка килде, ягъни эшмәкәрлек һәм мәдәният белән бәйле үзәк булдырылган. Киләчәктә, минемчә, бөтен төбәкләрдә дә шундый үзәкләр булырга тиеш. Татарстан ягыннан да төбәкләрдәге татар эшмәкәрләренә ныграк игътибар бирүне теләр идем.

Римзил Вәли.
Шулай итеп татар милли хәрәкәтендә эшмәкәрлек белән кызыксыналар. Башкорт корылтаенда да бу эшләргә соңгы елларда җиң сызганып тотынганнар. Бөтендөнья башкорт корылтаеның башкарма комитеты карамагындагы эшмәкәрләр белән эшләү координация шурасы рәисе Иршат Асылгужин Казанда үткән Ислам бизнесы форумына дистәдән артык башкорт эшмәкәре белән килгән иде.

Иршат Асылгужин.
Мин үзем Уфада төзелеш ширкәтендә директор булып эшлим. Моннан тыш Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитетының координация шурасын җитәклим.

Яңарак III Бөтендөнья башкорт корылтае булып узды. Без анда эшмәкәрлек мәсьәләләренә багышланган очрашу да үткәрдек. Казанда ислам икътисадына һәм финансларына багышланган форум булды. Бу тема безне бик кызыксындыра. Киләчәктә ислам нигезләрендә икътисадны төзү турында сүз бара.

Римзил Вәли.
Исламча - зур процентлар түләмичә эшләр өчен нәрсә кирәк?

Иршат Асылгужин.
Иң башта безгә башларыбыздагы фикерләрне үзгәртергә кирәк. Акчаны эзләргә кирәк түгел, акча җитәрлек, ә ислам принциплары нигезендә эшне оештырырга кирәк.

Римзил Вәли.
Казанда яшәүче мөселман халкыннан танылган егетләр табылдымы, юкмы?

Иршат Асылгужин.
Әлбәттә, Татарстан эшмәкәрләр белән күп аралашырга туры килде.

Римзил Вәли.
Акчаның милләте дә, исе дә юк, диләр. Башкорт корылтаенда икътисад секциясендә нинди карарларга килдегез?

Иршат Асылгужин. Башкорт халкында эшкуарлык арттарак калган. Аның тарихи нигезе бар, бүтән кеше хәерче булган чакта, башкорт асаба (вотчинник) булган. Ислам банкингын үстерүдә карар кабул иттек. Бүген шуны өйрәнәбез. Шулай ук ислам икътисадын ничек үстерү турында уйланабыз.

Римзил Вәли. Башкорт эшмәкәрләре күпме?

Иршат Асылгужин. Бик күп. Алар төрле юнәлешләрдә эшлиләр. Республикада эшмәкәрлекне үстерергә мөмкинчелек бар. Күп нәрсә эшмәкәрләрнең үзләреннән тора.

Римзил Вәли. Башкорт корылтаеның төп йомгагы нинди булды?

Иршат Асылгужин. Корылтайның төп йомгагы – бүген халык алдында килеп туган мәсьәләләрне күзаллау. Русия сәясәте халыкларның мөстәкыйльлеген кысуга юнәлтелгән. Бу корылтайда федерализм принципларын үстерү төп мәсьәлә булды. Униатризмга бару Русияне юкка чыгарачак.

Римзил Вәли. Башкорт корылтае эшчәнлегендә беренче урында милли җәмәгатьчелекме, әллә административ ресурс торамы? Дәүләт оештырмаса, акча бирмәсә, эшли аласызмы?

Иршат Асылгужин. Эшли алабыз. Корылтай – халыкның чагылышы.

Римзил Вәли. Әйткәнебезчә, акчаның милләте, дине юк дип саналса да, милли эшмәкәрлекнең потенциалы зур һәм аңа ихтыяҗ да арта бара. Дәүләттән ярдәм, кемнәндер хәер сораганчы милли күтәрелешнең матди нигезен мөстәкыйль рәвештә булдыру зур мөмкинлекләр ача.

Түгәрәк өстәлдә дәүләт ярдәме, административ ресурс турында да искә алынды. Дәүләт бирсә - баеп була, үзең тапканны үземә генә тотам дигән ялгыш фикерләр ишетелгәли. Шулай да, татар-башкортлар өчен, бигрәк тә совет хакимияте чорыннан соң, яңа гына оешып килүче бу көч турында ешрак искә алырга, милли эшмәкәрлекнең казанышлары һәм проблемалары турында ешрак сөйләргә кирәк, күрәсең.
XS
SM
MD
LG