Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Мәскәү метросында билетны кесә телефоны аша алып булачак


Дөньядагы иң киң һәм иң борыңгы метроларыннан саналган Мәскәү метросында якын киләчәктә кесә телефоны аша билет сатып алып булачак.

Мәскәү метросы вәкилләре ел ахырына кадәр кесә телефоны аша метро билеты алырга мөмкинчелек бирәчәк яңа система булдырачакларын белдерде.

Проект җитәкчесе Владимир Жучков билет сатып алу өчен махсус менюның билет сату нокталарында телефонга урнаштыра алуын әйтә. Бер сәфәрлек кулланылган билет кассада сатылганы белән бер үк бәядә булачак.

Жучков соңгы айларда метрога булган таләпнең артуы һәм кассалар алдындагы озын чиратны киметү өчен мондый адымга баруын әйтте.

XS
SM
MD
LG