Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда мәктәпкә һөҗүм булды


Пакстанның төньяк көнбатышындагы Баҗур кабилә җирендә дәүләтнеке булган кызлар мәктәбе бомбалы һөҗүм нәтиҗәсендә тар-мар булды.

Һөҗүм вакытында мәктәптә кеше булмавын белдергән бер рәсми, Баҗур вилаятендә хәзергәчә 89 мәктәпнең талибан һөҗүмнәре нәтиҗәсендә юк ителүен әйтте.

Шул ук вакытта, Баҗурда 6 сугышчы үтерелгән.

Төбәктәге армия идарәсе, Баҗурда яңа башта көч җыя башлаган Талибан сугышчыларга каршы иминлек көчләре башлаган чараларда күп санда сугышчының үтерелүен белдерә.

Пакстан көчләре күптән түгел генә Баҗур төбәгендә талибан көчләрен тулысынча җиңүен игълан иткән иде.

Ләкин соңгы арада Пакстанның төрле вилаятьләрендә сугышчылар интихар һөҗүмнәрен арттыра башлады.
XS
SM
MD
LG