Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тыелган әсәрләр күргәзмәсен оештырганнар акча җәзасына хөкем ителде


Бүген Мәскәүнең Таган мәхкәмәсе “Тыелган сәнгать” дип исемләнгән күргәзмәне оештыручыларны хөкем итте. Сахаров исемендәге музейның элекке җитәкчесе Юрий Самодуров дәүләткә 200 мең сум, Третьяков галереясының элекке бүлек башлыгы Андрей Ерофеев 150 мең сум түләргә тиеш булачак. Алар элекке елларда төрле сәбәпләрдән күргәзмәләрдән алынган сәнгать әсәрләрен җыеп халыкка тишек аша күрсәткән иде

Мәхкәмә аларга акчалата җәза белән генә чикләнде.

Үз вакытында Третьяков галереясында заманча сәнгать бүлеген җитәкләгән Андрей Ерофеев, мәхкәмә эшенең сәяси уйдырма булганын әйтә.
XS
SM
MD
LG