Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:56

Русия президенты Дмитрий Медведев апрель аенда икътисади җинаятьләрдә шикләнүчеләрне мәхкәмәгә кадәр сак астында тотуны тыю турында яңа карар чыгарган иде. Әмма эшмәкәрләр моннан ярдәм әз булыр дип саный. Чөнки хокук саклаучылар арасында эшмәкәрләрдән янап акча таләп итү инде бер гадәткә кереп бара.

Эшмәкәр Владимир Романов бу айда үзенең ширкәтенең туган көнен уздырырга өметләнә.

Кечкенә генә гаилә бизнесын ул моннан ун ел элек булдырган иде. Хәзер инде аның 300 хезмәткәре бар. Ул җитәкләгән ширкәт мобиль телефон элемтәсе белән шөгыльләнә һәм Русиядә дистәләрчә кесә телефоны өчен түләү терминаллары тота.

Уңышка ирешүе белән горурланган 34 яшьлек Владимир ел саен Мәскәүдә үзенең ширкәтенең туган көнен уздыра. Быел исә бу тантана бигрәк тә әһәмияткә ия төсле.

“Ниһаять мин дә оешманың 11 еллыгын билгеләп уза алам хәзер. 5 март көнне туган көнемне Можайск шәһәрендә үткәрдем, әмма ресторанда түгел, ә СИЗОда”, ди ул.

Эшмәкәрләргә ачылган җинаять эшләре арта

Романов ел саен финанс хокук бозулар өлкәсендә гаепләнгән йөзләрчә эшмәкәрләрнең берсе генә. Аның сүзләренчә, акча таләп итү яисә бизнесны тартып алу өчен милиция һәм тикшерүчеләр эшмәкәрләрнең гаепләрен арттырып күрсәтә.

Әлбәттә, барысы да гаепсез түгел. Әмма соңгы елларда эшмәкәрләргә карата ачылган җинаять эшләре шундый зур тизлек белән артты. Хәзер инде эшмәкәрләр хокук саклаучылар тарафыннан янап акча алуга каршы көрәш чараларын тапмакчы.

Эшмәкәрләрне яклаучы хөкүмәткә карамаган “Бизнес-Солидарность” оешмасы ел башыннан Мәскәүдә дистәләрчә урам чаралары уздырды.

Оешма рәисе Яна Яковлева әйтүенчә, Русиядә эшмәкәрләр тоткарланмаган бер генә атна да юк. Ул рәсми рәвештә бу инде конторльдән чыкты дип саный.

“Бу Русиядә шундый җитди нәрсәгә әйләнде. Бизнес вәкилләре инде тоткарлаулардан, кулга алулардан курка. Чөнки бу акча эшләү чарасына әйләнде һәм бер гадәткә керде”, ди ул.

Үзе 8 ай төрмәдә утырып чыккан Яковлева сүзләренчә, хәзерге бизнес җәмгыятькә “ташлануны” репрессия дип санарга мөмкин. Ул үзен дә алдашуда ялган гаеп ташлап утыртуларын әйтә.

Мәскәү дәүләт университетында хокук профессоры Елена Лукьянова сүзләренчә, ФСБ канаты астындагы хокук саклау системасы шулай эшли.

Күптән түгел төрмәдә үлгән ике эшмәкәр Вера Трифонова һәм Сергей Магнитцкий адвокатлары эчке эшләр министрлыгындагы җитәкчелекне коррупциядә гаепләде. Алар икесе дә мәхкәмә көткән көннәрдә, медицина ярдәме күрсәтелмәүдән үлде.

Эшмәкәр өчен куркыныч төш

Кремль кече һәм урта бизнес проблемнары турында яхшы белә. Шуңа да карамастан аларны бетерү өчен бик аз әйбер эшләнә.

Русия президенты Дмитрий Медведев милициядә коррупция белән көрәшергә, эшмәкәрләрне якларга һәм Русиядә инвестиция торышын яхшыртырга вәгъдә итте. Апрель аенда ул икътисади җинаятьләрдә шикләнүчеләрне мәхкәмәгә кадәр сак астында тотмау турында канун имзалады. Моны эшмәкәрләр алга китеш дип бәяләде.

Владимир Романов фикеренчә, әлеге карар бик соң кабул ителгән. Ул әлеге генә акча биреп иреккә чыгу эшен откан. Җиде ай төрмәдән соң ул ниһаять гаиләсе, якыннары янында була алуына шатлана.

Әгәр аңа белдерелгән барлык гаепләрне, шул исәптән канунсыз банк эшчәнлеге һәм акча юууларны санасаң, Романовка тулаем 32 ел төрмә яный. Гәрчә тикшерүче аның хатыныннан куркытып акча таләп итү вакытында тотылган булса да, хокук саклаучыга бернинди гаеп белдерелмәгән.

Романов исә узган елның октябрендә аның янына милиционерлар килүне әле дә бер куркыныч төш кебек хәтерли.

“Минем яныма бер кеше керде үзен милиция хезмәткәре буларак таныштырды һәм “кулыңны өстәлгә куй, компьютерыңны яп”, дип боерык бирде. Мин башта моны бер шаярту дип кабул иттем. Аннары аның артында мылтыклы кешеләр һәм тагын 50гә якын кораллы төркем күргәч кенә бик җитди проблемага юлыгуымны аңлдым”, ди ул.

Романов әлеге тикшерү вакытында аның бүлмәсеннән 300 мең доллардан күбрәк акча урлануына канәгатьсезлек белдерә һәм бу урлауны яшерү өчен милиционерларның видеокамераны чүпрәк белән каплавында гаепли.

Басымны эшмәкәрнең хатынына ясыйлар

Эшмәкәр сүзләренчә, тикшерүчеләр аны зур күләмдәге акча бәрабәренә берничә атнадан соң иреккә чыгарырга вәгъдә иткән.

Ришвәт бирүдән баш тарткач исә тикшерүче аның хатыны Маргаритага борылып аны төрмәгә ташлаячагын, ә баласын балалар йортына тапшырачагы белән янаган.

Маргарита мондый басымга түзеп тора алмавын әйтә.

“Минем Владимир эшчәнлегенә карата белдерелгән эшкә бернинди катнашым юк. Шуңа бу минем өчен гаҗәп иде. Эш, кесә телефонына янаулар яңгырый башлады. Минем өчен инде бу ниндидер чынга ашмас әйбер кебек тоелудан туктады. Инде аннары минем танышым аркылы чыга башлагач, боларның барысы да бетсен өчен бөтен әйберне бирергә әзер идем”, ди ул.

Нәтиҗәдә Маргарита ирен акчага чыгару өчен 400 мең доллар түләргә әзер булуын әйткән. Әмма тикшерүчеләр тагын өстәмә 500 мең доллар сорагач ул эчке эшләр министрлыгының икътисад җинаятьләре бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Тикшерүчеләрнең берсе акча алу вакытында тотылган.

Әмма моның белән Романовның хәле яхшырмаган, ә киресенчә ул Мәскәү читендәге куркыныч җинаятьләр утырган кечкенә бүлмәгә күчерелгән. Ул моны тикшерүчеләрнең шул юл белән уч алуы дип саный.

Эшмәкәр исән килеш төрмәдән чыга алуына бик шатлана. Мәхкәмә утырышына кадәр генә булса да ул якыннары янында торачак.

Бүгенге көндә Романов күбесенчә үзен мәхкәмәдә яклау эшләре белән шөгыльләнә. Ул мәхкәмәдә аклануына өмет итә. Әмма бизнеска кызыксынуы тулысынча бетүен әйтә

“Мондый юнәлештә илдә эшмәкәрлек үсә алмый. Син ун ел дәвамында тырышып-тырышып эшлисең, барысы да кануни, җәмәгатьчелектә ихтыяҗ бар дип уйлыйсың. Һәм аннары инде төрмәгә утыртылгач, туганнарың, якыннарың зыян күргәч кире бу эш белән шөгыльләнәсе килүе икеле”, ди ул.

XS
SM
MD
LG