Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татарстанны кая китерер?


Федерал басмаларда, интернет сәхифәләрендә, шулай ук төрле фәнни җыеннарда президент Рөстәм Миңнеханов чорында Татарстанның әкренләп гадәти бер төбәккә әйләнүе сөйләнә. Мондый фаразлар Мәскәүнең Миңтимер Шәймиев урынына Миңнехановны президент итеп билгеләгәч ишетелә башланды.

Бүген татар элитасы тирән төшенкелек хәлендә дияргә була. Татар мәктәпләренең киләчәге билгеле түгел. Татарстанның үзендә татарча сөйләшүчеләр кими. Газет-журналларның тиражлары төшә. Икенче яктан Казандагы урыс милләтчеләре баш күтәрә - алар инде мәгарифне "татар милләтчеләреннән яклауны" сорый.

Бу проблемалар Рөстәм Миңнехановның яңа җитәкче буларак хәл итәргә тиеш мәсьәләләрнең кайберләре һәм иң мөһимнәре санала. Әгәр татарларга кагылышлы проблемалар, татар милли җәмәгатьчелеге фикере Миңнеханов чорында яклау тапмаса, аларны инде хәл итеп булмаячак дигән шөбһә киң таралган. Татарстанның үзендә бу турыда кычкырып әйтмиләр, әмма тар даирәдә, хосусый сөйләшүләрдә әлеге шомлы тема еш телгә алына.

Миңнеханов элекке президент кебек гомумтатар лидеры булырмы?


Татарстан президентын читтә яшәүче татарларның шактые һәрвакыт “үзебезнең президентыбыз” дип атый, әгәр Татарстан татары республика президентын сүгә башласа да, "булганына риза булыгыз, бездә әле анысы да юк" дип әйтеп куя.

Әлегә Миңнехановны гомумтатар лидеры дип атау кыен. Беренчедән, хакимияткә килүенә бик аз вакыт узды, икенчедән, аны милли юлбашчы итәрлек вакыйга булмады. Мисал өчен, Шәймиевкә лидер булу өчен тарихи яктан караганда уңай вакыт туры килде: Татарстан бәйсезлеге турында Декларация кабул ителде, бәйсезлекне яклаган референдум Татарстан файдасына үтте, республика конституциясе кабул ителде, Казанның 1000 еллыгы бәйрәм ителде, Татарстанның икътисадый уңышлары аны Русиядә дә, читтә дә танытты.

Ә Миңнехановка бу яулаган казанышларны кире биреп бетерергә туры килмәгәе. Хәер, Путин килү белән Ельцин чорында алынган суверенитетны да булдыра алган кадәр кире алып бетерделәр, дип зарлана татарлар.

Миңнеханов Ижауда узган федерал Сабантуйда

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов гомумтатар лидеры булу өчен хәзер инде бәйсезлек мәсьәләсен күтәрә алмый - федерал хакимият бу өлкәдәге омтылышларны бик чикләде. Казандагы Мәскәү тарафындагы галим-голамә дә Миңнеханов президентлыкка килгәндә үк “ул бәйсезлек мәсьәләсе белән шөгыльләнмиячәк" дип фаразлаганнар иде.

Әмма шунысы күзгә ташлана: Рөстәм Миңнеханов зур дәрәҗәдә уздырылган Сабантуй бәйрәмнәренә бармыйча калмый. Бу үзенә күрә читтәге татарлар арасында танылырга теләүнең бер юлы, күрәсең.

Миңнехановның 26 майда Самар өлкәсенең Гали авылында булган федерал авыл Сабан туенда катнашуы күпләрдә зур кызыксыну уяткан иде. Чөнки президент мәдәни чараларга караганда күбрәк икътисадны, технологияләрне үз итә. Әмма ул Гали Сабантуе белән генә чикләнмәде - әле яңа Ижауда үткән федерал Сабантуйга да барды һәм анда чыгыш ясады.

Бүген Татарстан президенты татар милләте турында ешрак сөйләсә, Мәскәү белән килешмичә чәкәләшеп алса гына татарлар арасында, бигрәк тә Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләре өчен, мөхтәрәм җитәкчегә әйләнә ала. Шуңа Миңнеханов Ижау Сабан туенда Русиянең милли сәясәтенә тукталды, милләтләр проблемасына, телгә, дингә игътибар төбәкләр дәрәҗәсендә генә түгел, Русия күләмендә дә булырга тиешлеген әйтте. Бу президентның Мәскәү сәясәтеннән күпмедер риза булмавын күрсәтте.

Аның сүзләренчә, татарлар, чуашлар, удмуртлар – һәр милләт кешесе гореф-гадәтләрен сакларга тиеш. Бу эш әлегә төбәкләрдә генә алып барылмыйча, дәүләт сәясәтенә әйләнергә тиеш.

Рөстәм Миңнехановның Сабантуйда әйткән сүзләре Мәскәү басмаларында да басылды. Әлеге белдерү белән милли проблемадан ерак торучы дип саналган Миңнеханов федерал үзәк вәкилләренә киләчәктә Татарстанда милли сәясәтне ничек алып барачагын, республиканың үз позицияләреннән чигенмәслеген аңлатты. Ягъни ул Мәскәү җитәкчеләренә милли проблемага карашын өстәл артында кара-карша утырмыйча гына белдерде.

Элекке президентның авыр мирасыннан котылырга кирәк

Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Шурасы, Русия Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин Рөстәм Миңнехановка Шәймиев чорыннан калган авыр “мирастан” – татарга каршы эшләгән сәясәттән, үзенә исән калып, ничек тә котылырга кирәклеген искәртә. Әмма аннан арыну Миңнехановка бик авыр булачак. Чөнки президентның үзе тирәсендәгеләр арасында таянырлык кеше юк.

Татар мәктәпләренең җимерек биналарда урнашуы, аларның ата-аналарны ялганлап ябып куелуы, алар урынына кадет мәктәпләре ачылуы, милли мәгариф өчен көрәшүчеләрне эштән куу – болар Татарстан өчен хурлык дип саный Сафиуллин.

Фәндәс Сафиуллин
Татарстанның Русиядә гадәти бер төбәккә әйләнә бару ихтималын Сафиуллин да таный. Бу очракта инде республиканы халык үзе якларга тиеш булачак, ди ул. Хакимият белән халык арасында упкын киңәя бара, соңгы елларда Татарстанда байларның котырып үрчүен генә күрәбез, ди элекке Дума депутаты.

“Татарстанда татарны кысу сәясәте Мәскәүгә ошар өчен эшләнде. Милләтара мөнәсәбәтләр һәм милләтләр проблемасын махсус бутыйлар. Татарстанда милләтара каршылыклар юк һәм булмаячак. Ә милли проблема татарда да, урыста да, яһүдтә дә бар.

Җитәкчелек милли проблеманы күтәрүчеләрне кысып, милләтчеләр Татарстанда сепаратизм оештыра дип, Мәскәүне шуңа тәмам ышандырып бетерде. Бу безгә киләчәктә бик зур зарар китерәчәк. Мәскәү элек тә бездән шикләнә иде, ә безнекеләр соңгы 15 ел эчендә "Татарстанда без идарә итмәсәк, татар белән урыс бер-берсен суя башлый" дип, аны йөз мәртәбә артыграк ышандырып, Мәскәүне татарга каршы сәясәт үткәрүгә көйләп куйды.

Миңа Думада чакта киткән җитәкче турында: "сездә ул булмаса, әллә кайчан кан-коеш башланыр иде" дип күземә карап әйтәләр иде. Татарстанның сәясәте шушы фикерне Мәскәүгә җиткерү сәясәте булды. Шуның аркасында дан казандылар. Ә хәзер Мәскәүнең республикага карата туган, йөз мәртәбә көчәйгән шиген бетерүгә яңа президентның гомере җитәр микән? Безнең иң зур проблемабыз шул әле”, ди Фәндәс Сафиуллин.

Миңнехановның барыр юллары ябык

Казанда узган өченче Евразия форумында XXI гасырның икенче унъеллыгында Татарстан алдында торган сәяси, икътисади-социаль мәсьәләләр тикшерелде. Фәнни җыенда тарихчы, Бөтендөнья татар конгрессының этнология үзәге җитәкчесе Дамир Исхаков Татарстан алга таба да 90нчы елларда яулаган позициясен югалтачак дип белдерде.

Аның фикеренчә, татар милли үсешенең идеологиясе юк, шуның өстенә бу юнәлештә берни дә эшләнми. Рөстәм Миңнехановка Шәймиевтән авыр мирас калуын Исхаков та әйтә. Әмма ул яңа президентың моны аңлап, хәлне үзгәртәчәгенә шикләнә.
Дамир Исхаков


“Мисал өчен, татар теле барыбер кухня теле булып калды, татар конгрессы Сабантуйлар гына оештыра ала, читтәге татарлар белән элемтә кимеде, гомумән, аларның Татарстан сәясәтеннән күңелләре кайткан, татар милли мәгарифенең үсү юлы билгеләнмәгән. Миңнехановка начар мирас калдырылды, аның хәрәкәт итү юллары ябылып беткән диярлек”, диде Дамир Исхаков.

Татарстанны Чечня да узып китсә


Евразия форумында милли стратегия институты аналитигы Яна Амелина да Татарстанның томанлы киләчәген юрарга тырышты. Амелина фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремле сәясәтенә туры килә. Кремль хәзер федерал үзәккә бәйле булган, оста идарә итә белүчеләрне, төбәкләрдә милли проблемага битараф кешеләрне ярата.

Шуңа киләчәктә үзенчәлекле Татарстан моделенең тарих китапларында гына калуы бар. Бу Миңнехановның шәхси сыйфатларына гына бәйләнмәгән. Чөнки Татарстанның суверенлыгын яулаган кешеләр сәясәттән китте, шуңа Казан Кирмәне көчсезләнде, дип саный Яна Амелина.

“Татарстан Миңнеханов чорында гадәти төбәккә әйләнеп калып, милли эшләрдә алдынгылыкны Чечня яуларга мөмкин”, ди Амелина.

Татарстан идеологиясе тарихка барып төртелде

Тарихчы Рафаил Хәкимов исә Чечняның Татарстанны узасына шикләнә, хәтта моны көлке дип саный.

“Кая узсын? Аның өчен университетлар, фән, завод-фабриклар кирәк. Чечняга күпме генә акча салсалар да, анда тынычлык кына булачак. Дөрес, аларның нефтьләрен тулысынча үзләренә бирделәр. Әмма нефть эшкәртү заводлары берәү”, ди галим.

Рөстәм Миңнехановның сәяси эшләрне, идеологияне яратмавын Хәкимов та таный. Шуңа "аның милли сәясәт, идеология эшен дәүләт киңәшчесе Шәймиевкә һәм миңа тапшыруы мөмкин", ди элекке президент киңәшчесе Рафаил әфәнде.

Рафаил Хәкимов
“Президентлыктан китәр алдыннан Шәймиев белән озак кына сөйләшеп утырдык. Мин аңа хәзер Татарстанның бөтен идеологиясе тарихка барып төртелүн әйттем. Шуңа Шәймиев тә тарих белән шөгыльләнә башлады.

Замана үзгәрә. Суверенлык бик яхшы өндәмә булды. Татарстан ул чордагы мөмкинлекләрдән файдаланып калды, өстенлекләр алды. Хәзер аның вакыты узды, республика ныгыды. Идеология тарихка барып тоташа”, ди Рафаил Хәкимов.

Хәкимов: Миңнеханов федерализм юлында

Фәндәс Сафиулин, Дамир Исхаков Татарстан баткаклыкка кереп баткан дип санаса да, тарихчы, элекке президентның элекке киңәшчесе Рафаил Хәкимов республика кичәге юлыннан тайпылмый дип саный. Хәкимов фикеренчә, Мәскәүнең республикаларга ясаган басымы инде туктаган.

“Билгеле, күп мөмкинлекләрне югалттык. Тел мәсьәләсендә дә ыгы-зыгы килеп чыкты. Тышкы эшләрдә, мәсәлән, берни үзгәрмәде. Шуңа кайсыдыр юнәлештә өстенлекләр калдырылды, ә кайберләре бетерелде. Әмма өмет белән яшибез. Бүген Русиядә үзгәртеп кору эше бара. Әлбәттә, бездәге федерализмны Германия, АКШгы федералиизм белән чагыштыра алмыйбыз. Русия гел шулай булды”, ди Хәкимов.

Әмма Хәкимов Татарстанның гадәти бер төбәккә әйләнүенә ышанмый. Республикага басым булса да, Мәскәүгә киткән салымнар артып торса да, бөтен юнәлештә үсеш күзәтелә, Татарстан күрше республика, төбәкләрдән алга киткән дип санала.
XS
SM
MD
LG