Accessibility links

Кайнар хәбәр

Aфрикан курае "вувузеланы" тыю турында фәтва чыкты


Дөнья чемпионаты барышында зур бәхәсләр уяткан африкан курае вувузела турында фәтва дөнья күрде.

2010 ел дөнья чемпионаты матчларында көчле тавышы булган һәм кешеләрнең ишетү органнарына зыян китерүе алга сөрелгән африкан курае "вувузеланы" тыю турында Гарәп Әмирлекләрендә фәтва игълан ителде.

Гарәп Әмирлекләре Ислам идарәсе тарафыннан игълан ителгән фәтва буенча, 100 децибельдән артык тавыш чыгарган вувузела тавыш коралының сызгыруы хәрам.

Аңлатмада аның кешенең чукырак калдыру ихтималы йөзеннән хәрам булуы әйтелә.
XS
SM
MD
LG