Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:51

Башкортстан мөселман зыялылары оешмасы рәисе Рәмзия Сафина Татарстан яңа гасыр каналына төшкәннән соң аларны утырган биналарыннан куып чыгарганнар. Әлеге канал үрнәк булырлык татар гаиләләре турында тапшыру әзерләгән булган.

Биш бала анасы Рәмзия Сафина Уфаның 65нче санлы татар гимназиясендә Ислам дине мәдәнияте нигезләре фәнен укыта. Бер үк вакытта Мөселман зыялылары оешмасын җитәкли. Әлеге оешмада өч меңнән артык әгъза исәпләнә. Анда гыйбадәт бүлмәсе, дини китапханә урнашкан булган. Йөзгә якын кеше Ислам нигезләре буенча укуларга йөргән.

Татарстан яңа гасыр каналы аның турында сюжет төшергәндә ул утырган бинада да булганнар. Рөхсәтсез телевидение чакырткан өчен дип аны утырган бинасыннан куып чыгарганнар.

“Бу хәлләр татар оешмаларының Башкортстан телевидениесенә каршы пикет үткәргәннән соң булды. Миңа шуның кызуы нәтиҗәсендә дип хәбәр иттеләр. Дини китапханәне, урын тапмагач, авылга кайтарып куярга туры килде.

Дөрес, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт дини укулар өчен бүлмә бирергә ышандырды. Ләкин без Уфаның икенче башында яшибез һәм утырган урыныбыз да шунда иде. Өлкән яшьтәгеләрне шәһәрнең икенче башына йөртү җиңел түгел. Бина мәсьәләсен хәл итеп булырмы, белмим”, дип ирештерде.

Татарстан яңа гасыр каналы төшергән ул тапшыру әле эфирга чыкмаган. Ул август аенда гына күрсәтеләчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG