Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар төбәгендә тау яна


Самарда ай буе 30-38 градус эсселек инде урман эчен дә киптерде. Кызыл Балчык бистәсендәге тауның көнчыгыш өлеше яна.

Самар төбәгендә инде өч айдан бирле коры һава хөкем сөрә. Кыр, болыннарда яшеллек төсен күрмәссең. Бик күп җирләрдә терлек-туарны да йортта гына ашаталар. Айлар буена 30-38 градус эсселек инде урман эчен дә киптерде.

Менә шундый җирләргә бер шаянның шырпы сызып ыргытуы җитә. Самарның иң матур җире – ул Кызыл Балчык бистәсендәге таулар. Ә тауларда катнаш урманнар. Менә бер атна инде шул тауларның көнчыгыш ягы яна. Урман яна, ә сүндерергә омтылучылар күренми.
XS
SM
MD
LG