Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге илләре бер-берсенең бюджетын тикшерәчәк


Европа Берлеге уртак акча берәмлеге еврога һәм әгъза илләрнең икътисадларына карата булган ышанычны торгызу өчен яңа карар кабул итә. Әлеге карар нигезендә әгъза илләр бер-берсенең бюджетын тикшерә алачак.

Берлек эчендә бюджетны тикшерү кайбер сәяси проблемаларны да тудыра ала.

Шулай да Европа Берлеге башлыгы Һерман ван Ромпуйм, кабул ителгән бюджет шартларын үтәмәгән илләргә күбрәк басымны арттырырга чакыра.

Һерман ван Ромпуйм яңа механизмның ничек эшләячәге турында тәфсилле мәгълүмат бирмәде. Ромпуйм реформа юллары каралган җыеннарда шулай ук берлек илләренең бурычларын якыннан күзәтергә дигән карарга киленүен әйтте.
XS
SM
MD
LG