Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:18

Җырчы Салават Фәтхетдинов туган авылы Аксәеттә быел бишенче тапкыр сабантуй оештырды. Оештыручылар әйтүенчә, анда 30дан алып 40 меңгә кадәр кеше җыелган.

Июльнең беренче шимбәсендә Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында җырчы Салаватның ел саен сабантуй үткәрүенә халык күнегеп беткән. Быел ул 3 июльгә - Ижаудагы федераль сабантуй көненә туры килде.

Аксәеттә Салават оештыра торган бәйрәм башка сабантуйлардан аерылып тора. Монда сабантуй йолаларына унбишкә якын төр спорт ярышлары һәм танылган җырчылар катнашлыгында зур концерт та өстәлә. Ул гадәт буенча Аксәет авылы янында, Фәтхетдин чишмәсе тугаенда үтә. Бәйрәм иртән балалар сабантуе белән башланып китә. Аннан соң “Салават дусларын җыя” дигән программа белән дәвам итә. Бәйрәмне “Саумысыз, авылдашлар!” дип тә атыйлар. Быел аңа Башкортстанда үткәрелә торган Шәҗәрә бәйрәме дә кушылган. Анда Салават Фәтхетдинов белән Кәүсәрия Әминеваның шәҗәрәләрен тәкъдим иткәннәр.

Олылар сабантуе, гадәттә, кичке сигезләрдә башлана. Бу вакытта сәхнәгә Казаннан, Уфадан кайткан танылган җырчылар чыга башлый. Салават Фәтхетдинов үзе ярты сәгать тирәсе чыгыш ясый. Бу бәйрәмдә Аксәет авылындагы иң матур ихатаны билгеләп, бүләкләр тапшыру гадәткә кергән. Бәйрәм зур салют белән тәмамлана.

Эчтәлеге ягыннан Аксәет сабантуе быел башка еллардагысыннан әллә ни аерылмаган. Бу турыда турыда Салават Фәтхетдиновның концертларын оештыручы Илсөяр Гәрәева сөйләде: “Коры ел булуга карамастан, без бу сабантуйны үткәрергә булдык. Аны хәзер үткәрми мөмкин дә түгел, чөнки халыкны өйрәттек. Салаватның аны кешеләргә игелек кыла торган сыйфаты бар бит инде. Бу үзенең районына, туган авылына аеруча кагыла. Халык бик күп булды. Санына килсәк, 40 меңләп җыелгандыр, дип уйлыйм.


Анда Башкортстаннан гына түгел, Екатеринбург, Пермь, Чиләбе кебек якын-тирә өлкәләрдән халык бик күп кайткан иде. Халык моны көтә, кирәкле дип таба. Миңа калса, бу бәйрәм күңел ачу программасы гына түгел. Бу якташларны бергә туплау да, туган якны онытмау да”.


Бәйрәм иртәнге унбердән төнге икегә кадәр дәвам иткән. Быел анда Казаннан Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Уфадан Вахит Хызыров, Вилдан Яруллин, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар һәм башка яшь җырчылар катнашкан.

Аксәет авыл җирлеге башлыгы Янбулат Мөхәммәтдинов әйтүенчә, быел Рәйлә һәм Әлфит Бакировларның, Нурания һәм Салават Әхмәтхановларның, Рәзилә һәм Арыслан Хәбиповларның ихаталары иң матур дип табылган.

Шулай ук авылдагы иң яшь ир балага һәм иң яшь гаиләгә Салават бүләкләр тапшырган.

Илсөяр Гәрәева әйтүенчә, хәзер инде бу бәйрәмне оештыруга шактый тәҗрибә тупланган. Беренче елларда машиналарны кую, килгән кеше керә алмый, кайтканда чыга алмый торулар булса, хәзер инде болар да җайга салынган. Быел ЮХИДИ хезмәткәрләре 7 мең машина санаган.

Шулай ук Аксәет сабантуена район, авыл хакимияте дә зур өлеш кертә икән. Тәтешле районы башлыгы Рушан Гәрәев үзе дә шушы авылдан.

Илсөяр Гәрәева мондый спорт ярышларын да, концерт номерларын да, шул ук вакытта йолаларны да туплаган бәйрәм Башкортстан өчен яңалык булды, дип саный. “Татарстанда Миңгәр сабантуе бар бит инде. Аны Җәүдәт Миңнәхмәтов үткәрә. Керәшен авылы Җөридә Иван Егоров оештыра. Ә Башкортстан өчен Аксәет сабантуе яңалык булгандыр, дип уйлыйм. Салават үзе дә күп яңалыкларның башында тора бит. Кешенең хәленнән килә икән, миңа калса, бу бик матур күренеш. Татар халкын берләштерә торган, йолаларын искә төшерә торган бәйрәм бит ул. Бигрәк тә быел - җанисәп елында кирәкле чаралар, дип уйлыйм”, диде ул.

Аксәет сабантуена Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов та килергә теләк белдергән булган. Бу турыда ул узган язда Салават Фәтхетдинов белән очрашкач әйткән. Ләкин бу юлы Аксәеткә Уфадан артистлар гына кунак булып кайткан. Инде күптәннән Русиянең атказанган артисты исеме йөрткән Салават Фәтхетдиновка узган язда Башкортстанның да атказанган исемен биргәннәр иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG