Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия полициясе мафиягә каршы чараларда 320 кешене кулга алды


Италия полициясе ил буйлап Калабриян мафия төркеменә каршы күргән чараларда 320 кешене кулга алды. 13 июльдә узган чарада төркемнең АКШтагы бәйләнешләрe дә тикшерелде.

Әлеге мафия төркеменең сәүдә һәм икътисад тармагы белән зур бәйләнеше булуы хәбәр ителә.

Полиция илнең көньягында бу мафия төркеменең шулай ук оештырылган җинаятьчелек белән шөгыльләнүен белдерә. Хөкүмәт башта бу төркемне Көньяк Африкадан Европага наркотик матдәләр кертүдә гаепләгән иде.
XS
SM
MD
LG