Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яңа наркотикларга каршы көрәш башланды


Татарстанга наркотикларның әледән-әле яңа төрләрен китереп торалар. “Спайс” тарту үләннәре тыелганан соң, әфьюн тычкан агуы, балык азыгы, ванна өчен тозлар рәвешендә сатыла башлады. Хакимиятләр бу сәүдәне тыю юлларын эзли.

Яңа төр наркотиклар 2010 елның маеннан тарала башлый. Алар элек тарту үләннәрен саткан кибетчекләрдә һәм интернет аша сатыла. Үсемтеләр өчен ашлама, ванналар өчен тоз, балык азыгы, колорадо коңгызы, үлән бетенә каршы агу һәм башка шундый товарларда амфетаминнар рәтенә кергән, психотроп һәм накротик мәддәләр булган.

Белгечләр яңа төр наркотиклар кешегә һероин белән бер дәрәҗәдә тәэсир итә ала, дип чан суга. Аларны теләсә кая табып була һәм бер кабы бары 250-500 сум гына тора. Казанда шушы химик мәддәләрне кулланганнан соң 14 кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Бу товарлар рәсми тыелган мәддәләр исемлегенә кермәгән, шуңа тәртип саклаучылар бу агулар сәүдәсен әлегә берничек тә тыя алмый. Яңа төр наркотиклар белән көрәш мәсьәләсе дүшәмбе көнне булган Наркотикларга каршы комиссиянең гадәттән тыш утырышында каралды. Бу мәсьәләне Татарстанның президенты Рөстәм Миңнеханов карарга кушкан икән.

Комиссия утырышында әйтелгәнчә, тәртип саклаучылар шушы химик мәддәләр сатылган җирләрдә тикшерү үткәргән. Психотроп мәддәләр кергән 2500 капны тартып алган, 2 автоматны туктаткан.

Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның канунсыз әйләнешенә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре бу химик ашлама, агу сатучыларны турыдан-туры туктатып булмаса, башка яктан кысрыкларга тәкъдим итә.

Мәсәлән, агентлыклар язганча, тикшерүчеләр андый куркыныч әйберләрне сата торган кешеләргә җир өчен документлар дөреслеге, электр куллануга рөхсәт, янгыннан саклану чаралары мәсьәләсендә басым ясарга тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG