Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли республикаларда президентлар алышынырга тора


Чуашстан президенты Николай Федоров
Чуашстан президенты Николай Федоров

Башкортстанның 76 яшьлек президенты Мортаза Рәхимов хакимияттән китә икән дигән хәбәрләр сүрәтендә “Бердәм Русия” фиркасе Русия президенты Дмитрий Медведевка тагын ике милли республика - Чуашстан һәм Карелия җитәкчеләре урынына да яңа кешеләр тәкъдим итте.

13 июльдә “Бердәм Русия” фиркасе президент Дмитрий Медведевка Чуашстан һәм Карелия президентлары постына өчәр кандидатура күрсәтте.

52 яшьлек Чуашстан президенты Николай Федоров республика президенты булып 1994 елның гыйнварында сайлана. Аңарчы ул 1990-1993 елларда Ельцин хөкүмәтендә Русиянең Юстиция министры була.

Чуашстан халкы Николай Федоровны президент итеп 1997 елда икенче, 2001 елда өченче тапкыр сайлый. 2005 елда Федоровны дүртенче срокка президент итеп инде Мәскәүдән билгеләп куялар.

Әмма Федоров президент булып бишенче срокка калырга теләмәде. Ул бу турыда «Бердәм Русия» партиясе җитәкчелегә дә әйткән, үз намзәтен президентлыкка чыгармауларын сораган.

13 июльдә «Бердәм Русия» фиркасе Чуашстан президенты урынына республиканың министрлар кабинеты башлыгы Нина Суслонованы, вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Михаил Игнатьевы һәм Чуашстанның баш федерал тикшерүчесе Руслан Тихоновны тәкъдим итте. Шулай да Суслонова белән Игнатьевның президент итеп билгеләнергә мөмкинлекләре зуррак дип фаразлана. Чөнки алар икесе дә Федоров төркеменә керә һәм бу элекке президент Федоров йогынтысын сакларга ярдәм итәчәк.

«Взгляд» газеты язуынча, Чуашстан президенты Федоров Идел буе федерал бүлгәсенең вәкиле итеп билгеләнергә мөмкин. Чөнки хәзергә вәкил булып торучы Григорий Рапота өлкән яшьтә, соңгы елда берничә тапкыр дәваланып та алды, ди «Взгляд».Әмма Федоров бик ирекле, актив кеше, шуңа аның Русия хөкүмәтендә чиновник-башкаручы булудан баш тартуы бик мөмкин.

Николай Федоров (уртада) Шыгырданда яңа мәктәп ачу тантанасында
Төрле фаразларга караганда, Мәскәү Чуашстан җитәкчелегеннән кәнәгать булган. Николай Федоровның президентлык кәнәфиен калдырырга уйлавы Русия президенты Дмитрий Медведевның җитәкчеләрне алмашып тору сәясәте белән бәйле.

Федоровтан мәскәүләр генә түгел, Чуашстанда яшәүче татарлар да кәнәгать булды. Татарлар өчен яңа мәчетләр төзелде, мәктәпләр ачылды, федерал Сабантуй үткәрелде. 2011 елда Батыр районы Шыгырдан авылында федерал авыл Сабан туе да үтәргә тиеш.

“Звезда Поволжья” газетында Чуашстан татарлары тормышы турында мәкалә басылгач, Башкортстанның татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов Федоровка рәхмәт белдереп хат язган иде. Хатта Башкортстанда татарларны халык санын алуда башкорт дип язу, милләтләрне бер-берсенә каршы кую һәм башка күренешләр турында язылган. Ягъни ике республикадагы татарларга булган капма-каршы мөнәсәбәт чагыштырылган.

Быел Чуашстан, Карелиядән кала тагын ике милли республикада җитәкчелек алышынырга тора. 90нчы еллар башыннан бирле хакимияттә утырган Калмыкия президенты Кирсан Илюмжиновның октябрь аенда, Мордовия президенты Николай Меркушкинның ноябрь аенда вәкаләтләре бетә. Димәк, Мәскәү тагын ике республикага яңа җитәкче билгелиячәк.
XS
SM
MD
LG