Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәнә мәчете әле сатылмаган


Түбән Новгород өлкәсендәге Мәдәнә авылы даны таралган Сергач якларында урнашкан. Вакытында авылда биш мәхәллә һәм мәчет булып, алар совет заманында туздырылган. Соңгысы 1952 елда җимерелә.

Бөтен ил буйлап башланган яңарыш җилләре туксанынчы елларда Мәдәнәгә дә яңарыш рухын китерә. 1989 елда анда яңадан дини мәхәллә эшли башлый.

Ә 1994 елда Мәдәнә бөтен татар дөньясына таныла. Бу авылдан чыккан эшмәкәр Фәиз Гыйльманов Мәдәнәдә тулы бер комплексны тәшкил иткән мәчет төзетә. Әлеге мәчетнең архитекторы, Мәскәүдәге Поклонный тавы мәчетен төзегән кеше - Ильяс Таҗиев була.

Мәчет татар дини архитектур биналары арасында үзенең үзенчәлекләре белән аерылып тора. Ул, өстән караганда, биш таҗлы чәчәкне хәтерләтә. Бу бер яктан аңлашыла да, чөнки мәчетне төзетүче Фәиз Гыйльманов бу бинаны үзенең әнисенең исеме белән – Рәшидә дип атый. Чәчәк - хатын кызга бүләкләрнең иң матуры бит.


Мәчет янында авыл кешеләре өчен сырхауханә дә, мәдәният йорты да төзелә. Боларны да шул ук Мәдәнә егете Фәиз Гыйльманов эшләтә. Моннан тыш, шунда ук Сталин золымыннан һәлак булган имамнарга стелла формасында һәйкәл дә куела. Анысы "Ясин" дип атала.

Мәчетнең ачылышы да вакытында зур вакыйгага әйләнгән иде. Тантанада Русия дин әһелләре генә түгел, ә Сөгүд Гарәбстаны, Иран, Төркия кебек илләрдән дә вәкилләр-кунаклар катнашты. Тора бара әлеге мәчеттә мәдрәсә дә эшләп торды.

Мәчетнең бөтен чыгымнарын Фәиз Гыйльманов күтәреп барды. Әмма, заманасы тигез генә бармагангамы, башка сәбәптәнме, Фәиз Гыйльманов бөлгенлеккә төшә. Әлегә кадәр мәчетне дә, сырхауханә, мәдәният йортларын да үз хисабыннан тотып килде. Һәм алар аның шәхси милке буларак та сакланган. Ә бөлгенлеккә төшкәч, шәхси милек буларак сатуга да чыгарылды. Ике мәртәбә аукцион узды - әлегә 600 миллионнан артык рубльгә бәяләнгән мәчетне алучы юк. Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз Закиров, Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, ни генә булса да - мәчет мәчет булып калачак дип белдерде.


Гаяз абый, Мәдәнә авылы мәчете тирәсендәге вәзгыять ни белән тәмамланды?

Ул вакыйга тәмамланды дисәм – ялгышырмын дип әйтәсем килә. Шулай да аңларга тиешбез – мәчетне беркайчан да сатканнары юк. Сата алмыйлар һәм сата алмаслар да. Бу нәрсә шау-шу ул, пиар дигән нәрсә бар бит – шул ул. Журналистлар өчен үзенә бер төрле азык булды ул.

Без шуны истә тотыйк - мәчет сатыла торган милек түгел ул. Аннары, авыл җирендә урнашкан мондый бинаны андый хакка алырга кемнең мөмкинлеге бар? Аны аукционга 600 миллионга дип куйганнар иде. Тик алырга теләүче кеше табылмады. Заманында ул мәчетне җирле архитектура һәйкәле итеп эшләткән идек. Шуңа күрә аны алсалар да, мәчет булып калачак, башкача аны канун буенча да кулланырга мөмкин түгел.

Гаяз хәзрәт, пиар дидегез дә... Утсыз төтен булмый бит, проблем анда нидә иде?

Ничек әйтергә кирәк... Беләсез бит инде, туксанынчы елларда кемнең акчасы бар – барысы да мәчет салырга тотынганнар иде. Менә шундый акчалы кешеләр үзләренә һәйкәл салдылар дисәм, ялгышмабыздыр. Кайсы урыннарда чынлап та шулай булып куйды.


Мәдәнә шуларның берсе идеме?


Алай дип әйтмәс идем. Чөнки мәчетне төзетүче егет - чын мәгънәсендә иманлы кеше. Ул үз хисабына мәчет салырга тотынганда, андый очраклар юк та иде. Мәдәнәдә мәчетне әнисенең истәлеге итеп тә салдырды ул. Ул заманда планнар зур иде. Үзгәртеп кору вакытлары иде.

Планнар да шундый, авылга халык яңадан кайтыр, яшьләребез читкә китмәс, авыллар торгызылыр дигән планнар иде. Шундый нияттән чыгып эшләнгән эш иде ул. Пәйгамбәребезнең, һәрбер эш үзенең нияте белән бәһаләнә, дигән хәдисе дә бар. Фәиз Гыйльмановның да нияте изгелектә иде.

Тик соңгы вакытларда кануннарның даими үзгәреп торуы соңгы вәзгыятькә тәэсир итте. Фәиз башлаганда бер төрле кануннар булса, хәзер бөтенләй башка, ә инде соңгы егерме елда ничә президент, ничә хөкүмәт алышынды, без хәзер бөтенәй башка иҗтимагый формациядә яшибез. Фәизнең эшендә шуңа күрә кемне дә гаепләргә юк. Гаеп атта да, тәртәдә дә.


Шундый сүзләр булды: мәчет мәхәлләгә теркәлмәгән, мәчет Фәиз Гыйльмановның шәхси милке итеп саналган. Шул сүзләр дөресме?

Дөрес генә әйткәндә, әле бөтен нечкәлекләрен белеп бетермим. Шулай да, биш-алты бабай йөрүче мәчетне тотарга мөмкинлекләре дә юк иде. Егетнең мәчетне тотып баруы гына да үзенә бик зур савап. Чөнки ул мәчетне үзе тотып барып, анда сипләүләр эшләп, чыгымнарын үз кесәсеннән ясап барды.

Кайсылары мәчет төзиләр дә, аннан соң, чыгымнарны күтәр алучы булмаганга, мәчетне шалт иттереп ябып та куялар. Ә монда безнең мәдрәсә дә эшләде, балаларны да укыттылар, бик күп нәрсәләр, нинди генә проектлар булмады. Татар музейлары, золым корбаннарына һәйкәлләр, поликлиникалар... Боларны ул үзе эшләгәндә үз хисабыннан алып барды.

Хәзер мәчет нихәлдә?

Мәчет ачык. Мәчет үзенең вазыйфасын дәвам итә, анда булган бабайларыбыз җомгаларга киләләр, йөриләр.


Чыгымнарны кем алып бара?

Чыгымнар хәзер җир белән күк арасында асылынып калган кебек. Хөкүмәт үзенә дә алмады. Губернаторның урынбасары, салым инспекциясенә хат языйк, ничек булса да бер, Сөләйман карары дигәндәй, гадел карар кабул итүләрен сорыйк дип әйткән иде. Әмма мәсьәләдә алга китеш әлегә юк.

Хәл ителергә өмет бар?


Хәл ителергә өмет бар. Мәчетләрне тартып алу, аларны җимерү кебек вакытларны без үттек инде. Бу хәлләр хәзер кабатланмаячак. Мәчет үз урынында булган кебек, шунда торачак, үз вазыйфаларын үтәячәк.

Фәиз Гыйльманов Мәдәнәдә картлар йорты да тота иде диләр, ул ничек булыр хәзер?

Картлар йорты Мәдәнәдә түгел, район үзәге Уразавылда иде. Фәиз авылдагы мәдәният йортын яңадан диярлек эшләтергә ниятләде. Анда болай да бөтен мөмкинлекләр тудырган иде ул. Моннан тыш, поликлиника ясатты. Аны өр-яңа заманча техника белән җиһазлады. Табибларына да акчаны үзе түләп торды. Станционар да бар иде. Ул бер тулы комплекс булырга тиеш иде.

Инде алар белән ни булып бетәр?

Хәзер больница тулысынча эшләми. Чөнки. Табибларга акча түләргә кирәк. Әгәр ул егетне хәзер бөлгенлеккә төшерәләр икән, бу социаль проектларны тотып барырга аның мөмкинлеге булмаячак.


Ул әле рәсми рәвештә бөлген дип игълан ителмәгәнме?


Рәсми рәвештә юк бугай. Төгәл әйтә алмыйм.Финанс сере дигән нәрсә бар бит. Шуңа күр бөтен нечкәлекләрен без белеп бетерә алмыйбыз. Төрле сүзләр сөйлиләр. Без дин әһелләре ул финанс, матди якларына бик тыкшынырга тиеш тә түгел. Кеше эшли, халыкка ярдәм итә. Без аңа хәер-догада булырга тиешлебез.

Ә сез Фәиз Гыйльманов белән элемтәдә торасызмы?


Элемтәдә торабыз. Очрашкалыйбыз. Ул үзе дә кайсы вакытта килеп чыга. Кабатлап әйтәм, ул бик кече күңелле, юмарт егет. Ничә еллар буена, халыкка аның хәтле ярдәм итүчеләр бик сирәк.

Безнең якларда халыкка ярдәм итүчеләр байтак анысы. Менә Рәшит Баязитов бар. Надир Хафизов бар. Заманында ул “Утренная почта” программасы аша татар балаларын алып барып күрсәттерә иде.

Сергач якларында татарлар милли тормышны шундый иганәчеләр ярдәмендә алып баралар дип әйтеп буламы?

Була, була. Мин аны гел кабатлыйм, Татарстаннан читтә яшәүче бөтен татар халкы, суга батучының эше-батучының үз эше дигән принцип белән яши. Ягъни үзебез мәчет салдырмасак, үзебез балаларны укытмасак, үзебез юлларны төзетмәсәк, газларны кертмәсәк - берни юк. Хөкүмәт безгә үги балаларына караган кебек кенә карый.
XS
SM
MD
LG