Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International Франциянең пәрәнҗәне тыю карарын тәнкыйтьләде


Кеше хокукларын яклаучы Amnesty International Франциянең йөзне каплаган пәрәнҗәне тыю карарын тәнкыйтьләп моның төп кеше хокукларына туры килмәвен белдерде.

Лондонда дөнья күргән белдерүдә кеше хокуклары оешмасы, "соңгы тыю карар мөселман хатын-кызларың күбрәк өйгә бикләнергә, аларны эшләү яисә уку хокукыннан чикләргә мөмкин" диелә.

Хисапта бу хактагы сайлау мөмкинчелегеннең асыл хатын-кызлар кулына калдыру каралырга тиеш иде дип язылган.

Франция парламентының түбән пулаты кичә хатын-кызларның җәмәгатьчелек урыннарында пәрәнҗәне тыю канунын хуплаган иде.
XS
SM
MD
LG