Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:13

Мәскәү дәүләт педагогика университетының урыс-татар бүлеге абитуриентлар җыюда авырлыклар кичерә. Узган елны төркем бөтенләй җыелмаган, шуңа хәзер бу бүлектә икенче курслар юк. Быел да исә уен бюджет урынының тулуы шикле. Уку йорты татарларны чакырып кала.

Инде ун ел эшләп килүче Мәскәү дәүләт педагогика университеты филология факультетының урыс-татар бүлеге бу көннәрдә абитуриентлар көтә. Чөнки 10 бюджет урынына әле 7 кеше генә гариза биргән. Алар арасында да барысының да бу бүлекне сайлавы икеле. Чөнки хәзер абитуриентлар документларын берничә уку йортына бирә, ә аннары инде баллары җитсә дәрәҗәлерәк бүлекләрне сайлый.

Мәскәү дәүләт педагогия университетының филология факультетының гомуми тел белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Ландыш Латфуллина әйтүенчә, бу бүлеккә татарларның гына килүе мәҗбүри түгел һәм хәзер дә анда укучы урыслар бар, әмма барыбер 98% татарлар. Алар күпчелектә Башкортстан, Татарстан һәм Мәскәү өлкәсе ягыннан.

Аңлашыла ки, бүген Мәскәүгә йөрмичә Татарстанда да гына да татар теле һәм әдәбияты белгечлеген алып була, әмма Латфуллина әлеге уку йортында студентларны урыс-татар теле һәм әдәбияты, ягъни ике профильле белгечлек алу кызыктыра дип саный.

“Чөнки хәзер Мәскәүдә күптелле, күпдинле мәктәпләр күп”, ди ул.

Яшьләр Мәскәүдә кала

Урыслар да тора-бара әкренләп татар телен үзләштерә икән. Әмма укып бетергәч кенә күбесе урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып урнаша, чөнки Мәскәүдә татар теле укытучылары кирәкми. Ник дигәндә андый мәктәпләр бер-ике генә.

“Татар мәктәпләренә мөрәҗәгать итеп караган идек, әмма анда урыннар юк дип әйттеләр. Бер студентыбыз татар балалар бакчасында эшли, күбесе аспирантура, магистратурага укырга керә. Төбәкләрдән килгән яшьләрнең байтагы Мәскәүдә кала. Редакцияләрдә эшләүчеләр бар, әлбәттә күбесе урыс телендә эшли. Шунысы шатландыра, безнең студентларны хәзер Мәскәүдәге татар үзәкләренә дә чакыралар. Алар Мәскәүдәге Асадуллаев йортында татар телен өйрәнүчеләрне укыталар”, ди Латфуллина.

Нәкъ менә шул ихтыяҗ булмау мөгаен абитуриентларның монда укырга килергә теләмәвенә сәбәп тә булып торадыр. Ник дигәндә монда студентларга барлык шартлар да каралган. Ягъни тулай торак бар, стипендия түләнә. Уку йорты да дәрәҗәле санала.

Татарларга башка программ кирәк

Узган елны исә бөтенләй төркем җыелмаган. Чөнки урыс әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханын тапшырмаган студентлар килгән. Ә университет үзе моны оештыра алмаган.

Латфуллина сүзләренчә, килүчеләр урыс әдәбиятын тирәнтен белми.

“Урыс телен бирсәләр дә, әдәбиятын бирә алмыйлар. Урыс булмаган балаларга башка программа булырга тиеш дип саныйм. Алар урыс балаларына караганда “йомшаграк” булсын дип әйтүем түгел, ләкин милли үзенчәлекне истә тотарга тиешләр. Ә уку йортларында гади генә иттереп “кабул итмибез” дип әйтеп куялар”, ди ул.

Быел кабул итү 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шуңа кадәр әле Казаннан, Чаллыдан килүчеләр булыр дигән өмет бар. Инде бүлектән ярдәм итүне сорап Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына да, Татарстан дәүләт оешмаларына да мөрәҗәгать иткәннәр. Ләкин нәтиҗәләр алай шатланырлык түгел.

Бүген бүлекнең биш курсында 37 студент белем ала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG