Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзәгә ярдәм ташыган Либия көймәсе Мисырга китәргә мәҗбүр булды


Либия ярдәм көймәсенең үз юлын үзгәртеп Газзәдән Мисырга таба юл тота башлавы белдерелде.

Израил 3 елдан бирле блокада астында булган Газзәгә барырга теләгән Либия көймәсен кере әйләнеп китәргә чакырды. Израил ягы бу таләп үтәлмәгән очракта Молдова байрагы илгән Либия көймәсенең кулга алыначагы турында кисәтте.

Либия көймәсе сәфәре барышында 4 Израил хәрби көймәсе күзәтеп барды.

Либия җитәкчесе Муаммар Каддафи хәйрия фонды, һуманитар ярдәм төялгән көймәне Израил янауларына карамыйча диңгез аша Газзәгә җибәрергә җыена иде.

Азык-төлек һәм медицина ярдәмнәрен ташыган көймәдә шулай ук дистәләгән оешма әгъзалары булачагы белдерелгән иде.

Мисыр хакимияте көймә Мисыр портына килгән очракта ярдәмнәрнең Газзәгә илтүдә ярдәм күрсәтәчәген белдерде.

Якынча ике ай элек Төркиядән Газзәгә һуманитар ярдәм ташыган көймәнең Газзәгә керүенә Израил рөхсәт итмәгән иде. Юлын дәвам иткән көймәгә Израил һөҗүм оештырып 9 кешене үтерде.

Әлеге вакыйгадан соң Израилнең Газзә блокадасына каршы басымнар арткан иде.
XS
SM
MD
LG