Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:18

Кытайда ташкыннарда үлгәннәр саны 118гә җитте


Кытайның көньягында көчле яңгырлар сәбәпле булган ташулардан, ай башыннан бирле 118 кеше һәлак булды.

Кытай мәгълүматларына караганда, су басу вакытында 47 кеше югалган. Ташулар аркасында шулай ук 101 мең өй җимерелгән һәм якынча бер миллион кеше иминрәк җирләргә күчерелгән.

Афәтләр сәбәпле булган матди зыянның 3 миллиард доллардан артык булуы белдерелә.

XS
SM
MD
LG