Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель Русия һәм Кытай белән икътисади бәйләнешне ныгытырга тели


Германия канцлеры Ангела Меркель Германиядә икътисади үстерү өчен Русия һәм Кытай сәфәрен башлый.

Меркельнең бу сәфәрдә төп максаты Германия базары өчен мөһим булган икътисади уртаклар белән икътисади бәйләнешне тагын да арттыру.

Сәфәргә хөкүмәт рәсмиләреннән кала Volkswagen, Siemens һәм Airbus кебек зур алман ширкәтләре башлыклары да катнаша.

Меркель беренче буларак Русиядә тукталaчак. Екатеринбурда ул Русия башлыгы Дмитрий Медведев белән очрашaчак.

Медведевнең тышкы сәясәт киңәшчесе Сергей Приходко ике ил җитәкчесе очрашуы вакытында, Европада иминлек, Русия-НАТО, Русия-Европа икътисади хезмәттәшлеге кебек мәсьәләләргә игътибар юнәлдерәчәген белдерде.

Меркель сәфәренең иң мөһим тукталышы исә Кытай.

Мәгълүм булганча, былтыр Германия Кытайга зур күләмдә мал сатып ике ил арасындагы мал әйләнешен арттырган иде.
XS
SM
MD
LG