Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корылык Удмуртия хуҗалыкларына да зыян салды


Агымдагы ел авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында сынау өстенә сынау куя. Кыш зәһәр суыклардан башланды. Җитмәсә җирне кардан тун каплап өлгермәде. Басуларда уҗымнар туңды. Җәй айлары бу сынауларга тагын проблема өстәде. Удмуртиянең көньяк районнарында җәй буена бер тамчы да яңгыр таммады. Республиканың сигез районында гадәттән тыш вәзгыять игълан ителде.

Удмуртиянең Завьялово районы кырларында уңыш җыю вакыты җитүен сөенеч белән түгел, көенеп каршы алалар. Быел үлән чәчкән басумы ул, бөртеклеләр кырларымы – уңыш юк. Бүгенге көн тәртибендә – күмәк хуҗалыктагы малларны саклап калу.
“Крестьянский рынок” ачык акционерлык җәмгыяте маллар өчен туклыклы азык булыр дип 33 гектар җирдә кукуруз чәчкәннәр.

Июль уртасында үсентеләрнең биеклеге 1 метрдан артык булырга тиеш, ә алар 40-60 сантиметрдан югары күтәрелә алмады дип ачынып сөйләде “Крестьянский рынок” җәмгыяте генераль директоры Фәрит Вәлитов.

“Утырткан идек июнь башында. Технология буенча барысын да башкардык. Күпме орлык, ашлама, ягулык, хезмәт хакы – барысы да акча бит. Ә уңыш юк”, диде Ферит Вәлитов.

Бу кырларда хәтта чүп үләне дә үсмәгән. Кайсебер урыннарда бер квадрат метрга бер генә үсенте дә чыкмаган. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырларның инде файдасы юк. Үсентеләргә үз вакытында тиешле дәрәҗәдә су җитмәгәнгә, аларның тамырлары тирәнгә китмәгән. Кукуруза үсентеләре шуңа да кечкенә булып утыра. “Без биредән малны ашату өчен кышка җитәрлек яшел масса алырга ниятләгән идек, бүген өметебез күккә очты.


Малларны ашату өчен моннан бернәрсә дә җыеп алып булмаячак. Мал күп. 800 сыер гына. Барлыгы 1700 хайван. Аларга фураж күп кирәк. Кайдан нәрсә әзерләргә? Бөтен чирәмнәрне чабабыз, киптерәбез, чокырга салабыз. Бүгенге көнгә планнан калып эшлибез. Барлыгы 30 процент кына яшел масса әзерләдек”, диде Фәрит Вәлитов.

Басуның икенче өлеше люцерна үләне белән чәчелгән булган. Биредә дә корылык булу сәбәпле уңыш юк. Үләннәр киләсе елга үсеп чыгу өчен тиешле дәрәҗәдә орлык та чәчә алмый - су җитмәү сәбәпле алар өлгермичә кибә башлаган. Шуңа да хуҗалыкта бүген азмы-күпме булган үләннәрне чабып, силус базына ташырга тырыша. Алда әйтелгәнчә, бүгенгә терлекләргә азыкның планлаштырылганыннан 30 проценты на әзерләнгән. Шуңа да алар хөкүмәт ярдәменә өметләнә.

“Хөкүмәт ярдәме кирәк. Актлар яздык. 41 миллион сумлык югалтулар. Хөкүмәт булышса чыгарбыз кышны, булышмаса малларны суярга туры килер”, дип ачынып сөйләде Фәрит Вәлитов.

Бу көннәрдә хуҗалыктан белгечләр Удмуртиянең төньяк районнарында булып кайтканнар. Анда яңгырлар ява, печән җитешкән. Әмма аның бәяләре “тешли”. Үткән елда бер килограмм ашлыкны “Крестьянский рынок” хуҗалыгы 2сум 50 тиенгә саткан. “Быел печәннең килограммын биш сумга сатып алырга туры киләчәк, әле бит аны 300 чакрымнан алып кайтырга кирәк, тагын чыгымнар таләп ителә хөкүмәт субсидия бирмәсә - эш харап”, диде Фәрит Вәлитов.

Фәрит Вәлитов һәм Екатерина Знакова
Шушы көннәрдә Русия хөкүмәте дә, Удмуртия җитәкчеләре дә корылык булу сәбәпле уңыш җыя алмаган хуҗалыкларга ярдәм итү юлларын эзли. Удмуртиянең авыл хуҗалыгы министры Александр Коробейников ярдәм булачак, әмма акчаның кайчан киләсе билгеле түгел. Беренче чиратта финансларны терлекләргә азык алырга бирербез. Әле икенче елга үләннәр чәчү өчен дә күп кенә акча кирәк булачак, бер өлеше анда юнәлтеләчәк”, диде Александр Коробейников

Без ачык акционерлык җәмгыяте рәисе Фәрит Вәлитов, баш агрономы Екатерина Знакова белән бөртеклеләр чәчелгән басуларда да булып кайттык. Биредә дә шулай ук аяныч хәл. Үткән елларда арыш чәчелгән басудан 25 центнерга кадәр уңыш алсалар, Екатерина Знакова әйтүченчә, “быел биредә уңыш 4-5 центр да җыелмас”. Димәк, бу кырдан чәчү өчен орлык кына алып булачак, малга фураж булмаячак.

“Монда уңыш булмас. Салкын кыш булды. Зыян китерде. Кыштан соң – җәй – коры булды. Яңгыр юк. Бу басудан орлык кына алып булса да яхшы булыр иде. Арышның башаклары бик кечкенә. Бөртек тә тулып җитмичә, кибә башлаган. Болар барысы да уңышның түбән булуы күрсәткечләре”, диде баш агроном Екатерина Знакова.

Авыл башындагы арпа чәчкән басуда да шундый ук аяныч хәл. Җир кибеп, ярылган. Арпа да үсеп китә алмаган, үсентеләр бик кыска. Аларны ура башласаң да саламы да булмаячак. Ә биредә иң яхшы орлыклар сатып алып, чәчкәннәр.


Арпаны керем алырга өметләнеп чәчкәннәр. Үзләрендә орлык үстерергә дә ниятләре булган. Әмма аларны тормышка ашыру язмаган – корылык барлык планнарына кискен үзгәрешләр керткән.

Биредәге табигатьнең матурлыгы искиткеч. Урман итәге, тау астында буа, төзек өйләрдән торган кечкенә генә авыл. Әмма бу күренешләр күңелләрдә шатлык хисләре тудырмый. Авыл халкына да хуҗалыгындагы малларын саклап калу кыен булачак. Подшивало авылында 100-гә якын хуҗалык исәпләнә. Аларда 50-ләп сыер асрыйлар. “Малны ашатырга печән булмаса, сыерлардан котылу юлларын эзләячәкләр”, дип уртаклашты безнең белән Надежда Петрова.

Хуҗалыкларда малларны саклап калу – бу Русия президенты таләбе. Чиновниклар авыл хезмәткәрләренә ярдәмне вакытында тоткарламыйча җиткерә алырмы? Үз киртәләрен куймасмы? Бүген килеп туган вәзгыятьтән чыгып булырмы? “Авыл халкы җирле хакимияткә ышанмый. Уйсулыклардан, шәһәрдәге туганнарын чакырып, сыерларын ашату өчен печән җыйдык”, дип сөйләде Надеҗда Петрова.

Үз хуҗалыгындагы бер малны ашатырга өч тонна печән кирәк. Арифметика гади – күмәк хуҗалыктагы 800 баш сыерны туйдыру өчен күпме печән кирәклеген санап чыгуы ансат. Әлегә “Крестьянский рынок” хуҗалыгында 30 процент кына яшел ризык әзерләнгән. Кыш айларында безнең өстәлләрдә сөт булсын өчен корылыктан уңыш ала алмаган хуҗалыкларга ярдәм бүген кирәк.
XS
SM
MD
LG