Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов Дәүләт Җыелышына килмәде


Бүген Башкортстан Дәүләт Җыелышы (парламенты) утырышында депутатлар дәүләт хезмәткәрләренең, шул исәптән вазыйфадан киткән республика президенты өчен социаль гарантияләр турындагы карарга төзәтмәләр кабул итте.

Депутатлар Рәхимовның пенсиясе аның өч айлык хезмәт хакына тигезләшергә тиеш дип әйткән. Gazeta.ru хәбәр итүенчә, Рәхимов аена 750 мең сум пенсия алачак.

Республика президенты Рәхимов утырышта үзе катнашмады. Мәгълүмат чаралары бу утырышта ул президент вәкаләтләрен тапшырыр дип фаразлаган иде.

Мортаза Рәхимовның президент вәкаләтләре 2011 елның ноябрендә чыга. Әмма ул берничә тапкыр президент булып яңа срокка калмаячагын әйткән иде.

Дүшәмбе көнне Рәхимов Русия президенты администрациясе җитәкчесе Сергей Нарышкин белән очрашып, Башкортстанның яңа президенты урынына намзәтләр турында фикер алышкан.
XS
SM
MD
LG