Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яңа президентны фаразлаучылар бар


Бәйсез чыганаклар хәбәрләренә караганда, Башкортстанда Мортаза Рәхимов “үзе теләп” китүе турында гариза язган. Яңа президентның кемлеге турында да хәбәрләр бар. Ул - Рөстәм Хәмитов.

12 июль Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов Кремльдә Русия президенты хакимияте башлыгы Сергей Нарышкин белән очрашып кайткан иде. Өч сәгать буе барган ул сөйләшү бик кайнар булган. Нәтиҗәдә Мортаза Рәхимов “үзе теләп” китүе турында гариза язган. Шулай дип бәйсез чыганаклар хәбәр итә. Аңа караганда, Мортаза Рәхимовка федераль дәрәҗәдәге башка вазыйфа ышандырылмаган.

15 июль Башкортстан парламентының чираттан тыш утырышы була. Анда Мортаза Рәхимов китүе турында белдерәчәк дип көтелә. Шулай ук утырышта аның кагылгысызлыгы турында канун да кабул ителәчәк.

Яңа президентның кемлеге турында да хәбәрләр бар. Ул - Рөстәм Хәмитов. 1954 елда Кемерово өлкәсендә туган. 1977 елдан Уфада яши. Моторлар төзү заводында мастер, ягъни оста ярдәмчесеннән алып Гадәттән тыш хәлләр министрына кадәр үсә.

1999 елдан Мәскәүдә. Соңгы елларда ул Русиянең Су байлыклары федераль агентлыгы җитәкчесе булып эшләде.
XS
SM
MD
LG