Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея БМОның хәрби җитәкчелеге белән сөйләшүләр башлады


Бу сөйләшү Төньяк Корея торпедасы белән Көньяк Корея хәрби корабы батырылганнан соң беренче тапкыр уза. Кораб 2010 елның мартында батырылып, анда 46 диңгезче һәлак булган иде.

Сөйләшүдә БМО ягыннан АКШ полковнигы Керт Тэйлор, Төньяк Корея исеменнән полковник Пак Ки-Йонг катнаша. Фикер алышу Төньяк һәм Көньяк Корея чигендәге Панмунхом җирендә уза.

Очрашуның максаты – алдагы сөйләшүләрне югарырак дәрәҗәдә алып бару турында килешү.

XS
SM
MD
LG