Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:24

“Урланган” Иран галиме Тәһранга кайтты


Узган ел АКШ күзләү хезмәте тарафыннан урланганын хәбәр иткән Иран галиме Шаһрам Әмири Тәһранга кайтты.

Журналистлар белән булган очрашуда ул 2009 елда Согуд Гарәбстанына хаҗ вакытында Үзәк күзләү идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан урланганын һәм басым астында АКШка китерелүен сөйләде.

Сорау алу вакытында галим Израил агентларының да булганын әйтте. Әмири үзенә күзләү идарәсе белән хезмәттәшлек өчен тәкъдим ителгән 50 миллион доллардан баш тартканын сөйләде.

АКШта чыгучы “Вашингтон Пост” басмасы Үзәк күзләү идарәсе Әмиригә Иранның атом программасы турында мәгълүмат биргәне өчен 5 миллион доллар түләгәнен язып чыкты.

АКШ рәсмиләре Шаһрам Әмиринең елдан артык Америкада нәрсә белән шөгыльләнүе турында аңлатмалар бирмәде. Бары тик аны урлау фактын кире какты.

Әмири Иранга туганнарына басым арту сәбәпле кайткан, дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG