Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:08

Пәнҗешәмбе хокук яклаучы Наталья Эстемированың үтерелүенә бер ел булды. Русия җитәкчелеге үтерүчеләрне җәзага тартырга вәгъдә бирсә дә, чынлыкта бу өлкәдә әле бик аз эшләнде. “Мемориал” үзәге тикшерү барышы белән канәгать түгел.

Хәзерге вакытта әлеге һөҗүмгә бәйле булырга мөмкин бер генә кеше исеме атала. Бу узган елның ноябрендә үтерелгән сугышчыларны өндәүче Алхазур Башаев. Хокук яклаучылар исә әгәр тикшерү нәкъ шул юлны алса, Наталья Эстемированы үтерү эше мәхкәмәгә барып җитмәс дип борчыла.

Бер ел элек «Мемориал» үзәге хезмәткәрләре бу үлем өчен сәяси җаваплылыкны Чечня президенты Рамзан Кадыйровка йөкләде. Хокук яклаучылар фикеренчә, республикада кеше урлаулар һәм үтерүләр гадәткә әйләнгән мохит тудырылды.

Наталья Эстемированы урлау турындагы хәбәр 2009 елның 15 июлендә билгеле булды. Аны Грозныйда машинага утыртып китәләр. Мәетен исә шул ук көннең икенче яртысында Ингушетиядә “Кавказ” федераль юлыннан 100 метрда табып алалар. Эстемированың башына һәм күкрәгенә атканнар иде.

Хокук яклаучыны үтерү эшен тикшерү әле дә дәвам итсә дә, бу җинаятьне кылуда шикләнелгәннәр турында хәбәрләр инде барлыкка килде. Аларның берсе Ислам Успахаджиев җитәкчелегенә кергән Башаев. Аларның икесе дә узган елның ноябрендә үтерелде.

Эстемирова якыннары борчыла


Эстемирова гаиләсенең адвокаты Роман Карпинский тикшерү серләрен сөйләмәү турындагы документны имзалаган, шуңа ул бу хакта әллә ни белдерә алмавын әйтә.

«Мин әле тикшерүнең берничә ай дәвам итәчәген аңладым. Кызганычка, мин барысын да сөйли алмыйм. Әлегә зыян күрүче як буларак төп дәлилләр һәм процессуаль документларны безгә күрсәтмиләр. Тикшерү алга таба барырга һәм җинаятькә кагылышы булган дип саналганнарга гаепләүләр белдерелергә тиеш. Әгәр алар үтерелгән булса, бу эш туктатылачак», дип исәпли ул.

Эстемированың якыннары һәм хезмәттәшләре хокук яклаучыны үтерүче булуда шикләнелгәннәрнең берсе үлгән дип саналуга борчыла. Мондый очракта җинаятькә заказ бирүчеләр һәм аны башкаручылар билгесез булып калачак.

Сәяси күрсәтмәләр тикшерүгә аяк чала

«Мемориал» үзәге җитәкчесе Олег Орлов тикшерү эшенең барышы белән канәгать түгел. Ул тикшерүчеләрне бу эшнең ачылышы кызыксындырмый дип саный.

«Җепнең башы дәүләт көч структураларына барып тоташкач, тикшерү аксый башлый», ди ул.

Үз чиратында «Гражданнар теләктәшлеге» комитеты рәисе Светлана Ганнушкина Эстемированың үлемен тикшерүчеләр авыр хәлдә дигән фикердә. Шул исәптән бу сәяси күрсәтмәләр белән дә бәйле.

«Тикшерү Чечняда курку шартларында эшли. Шул ук шаһит булырга мөмкиннәр бу эштән баш тарта икән. Бу хакта тикшерүчеләр әйтә. Миңа алар бер тапкыр ачу белән: «Менә күрәсезме, без нинди кешеләр белән эшлибез. Ә Наташа шулар өчен гомерен бирде» дип сөйләделәр. Шуңа күрә Чечняда глобаль курку хәле тикшерүгә басым ясый. Әмма икенче яктан тикшерүчеләр эшен аерым бер агымга җибәрүче күрсәтмә барлыгында минем иманым камил. Һәм бу кайсы яктан карасаң да безнең эшкә каршы юнәлдерелгән», ди ул.

Үз чиратында Русия президенты Дмитрий Медведев Екатеринбурда журналистлар белән очрашуда Эстемированы үтерүче билгеле һәм хәзер тикшерү аның заказ бирүчене ачыкларга тырышуын әйтте. Ул шулай ук әлеге җинаятьне тикшерү «бар көченә дәвам итә» һәм аны бу эшнең барышы белән даими таныштырып баруларын ассызыклады.

XS
SM
MD
LG