Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:00

“Безнең гәҗит”нең 14 июль саны “Хаҗдан кемнәр акча эшли?”, “Кышка бәяләр нишләр?”, “Сталин: тиранмы, әллә?..” дигән сорауларга җавап эзли. “Евроформат яки конфабулянтлык чире” язмасында автор Чаллының Европа форматындагы калага әйләнергә тиеш булуы турында яза.

Рәис Зарипов “Евроформат яки конфабулянтлык чире” язмасында:

“Моннан җиде еллар чамасы элек хаким итеп расланган Илдар Халиков Чаллыны Европа форматындагы калага әйләндерү турында вәгъдә биреп ташлаган иде”, дип яза. Авторга галәмәт зур супер һәм гипермаркетлар төзеп куйган өчен генә евроформатлы калада яшибез, дию көлке тоела. Рәис Зарипов соңгы еллардагы үзгәрешләрне санап китә, әмма шуңа карап кына алга киткәнебез юк, ди.

Замир Дәүләтов “Кем син, иптәш Сталин?” язмасында Сталинның биографиясен күпме өйрәнсә дә, аның һаман табышмак булып калуы турында яза.

“Тик шулай да бер нәрсәне шикләнми әйтә алам. Сталин, аңлавымча, бөек шәхес. Узганда гына түгел, әле бүген дә аңа миллионнарның табынуы юктан түгелдер”,-ди автор. Ул Сталинга уңай яктан да, тискәре яктан да бәя бирми, бары тик тарих өчен кем булуын ачыкларга тели.

Автор Британия премьер-министры Уинстон Черчилльның сүзләрен искә төшерә:

“Ул атаклы шәхес иде. Ул чордагы безнең гаять кырыс вакытка да карамастан, үзенә хөрмәт уяттыра алган кеше... Җитәкче буларак ул сукалы Русияне кабул итте, ә киткәндә, атом-төш коралына ия дәүләт итеп калдырды”, дигән сүзләрне Советлар Союзы турында ишетсә, бала йоннары кабарта торган кеше әйтә”, ди ул.

Замир Дәүләтов үлгән даһилар белән көрәш турында уйлана:

“Аларны пыран-заран китереп, хәтта исемнәрен дә тарих битләреннән сызып ташларга маташабыз. Бу нәрсә? Көнләшүдәнме, әллә көчсезлектәнме?” дигән сорау куя.

Автор Сталин турындагы фикер каршылыклары һәм аларның елдан-ел үзгәреп торуына басым ясый.

“Гомумән, Русия архивларында Сталин кебек каршылыклы фигураны бүтән табуы кыен. Озак еллар аны Алла дәрәҗәсенә күтәреп йөрттеләр. Ә соңрак ул тиран һәм деспот синонимына әйләнде. Аның бөтен эше пычракка салып тапталды. Сүз дә юк, үзеңнең уңышсызлыкларыңның сәбәбен сиңа кадәр киткәннәргә аудару – җиңел эш. Ләкин көчле сәясәтче, минемчә, хәтта дошманнарына да объектив бәя бирә белергә тиеш. Монда Британия премьер-министры Черчилльдән үрнәк алу да комачау итми”, дип яза Замир Дәүләтов.

Шушы ук санда Эльвира Фатыйхова “Хаҗдан акча ясамагыз!” дигән язмасында “хаҗ сәфәренең коммерциягә нигезләнгән, килде-китте бер сәяхәт кылуга” әйләнеп баруы турында яза. Фирая һәм Мәскүрә апалар мисалында ул бер үк бәягә ике төрле сәяхәт кылуны күрсәтә.

Автор оештыру эшләре, сәфәр кылучыларга тудырылган уңайлыклар арасында аерма җир белән күк арасындагы кебек булуга аптырый.

“Кыш чыгып булырмы” исемле язмасында Сәйдулла Кутушев эссе җәйнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген фаразлый. Шушы көннәрдә генә Саба, Теләче якларында булып, басуларның ком чүлен хәтерләтүе турында яза ул.

“Кышка һәм язга иген бәясе шактый күтәреләчәк. Бу, беренче чиратта, терлекчелеккә фураж кирәк булу белән аңлатыла. Киштәләрдәге ипи кыйммәтләнү икеле – он хакы анда барлык бәянең нибары 9 процентын гына алып тора. Шуңа күрә, борчылырлык урын юк”, дип яза Кутушев.

Аның фаразлавынча, он, көрпә, ярма, шикәр кебек азык-төлекнең бәясе кыйммәтләнергә мөмкин. Автор моның төп сәбәбен халыкның психологиясе, хәзер үк ризыкларны капчык-капчык алып куя башлавында күрә.

Сәйдулла Кутушев: “Болай да хәерчелек чигендә яшәүче авыл халкына ярдәм кулы сузарлар микән?” дигән сорау куя. Һәм шунда ук:

"Кыш чыкмый торып, бу сорауга җавап бирүе авыррак", дип яза.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG