Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламабадта Һинд-Пакстан сөйләшүләре уза


Исламабадта Һиндстан һәм Пакстан тышкы эшләр министлары сөйләшүе дәвам итә. Сөйләшү Һиндстанның Мумбай шәһәрендә 2008 елның ноябрендә булган террор һөҗүменнән соң беренче тапкыр уза.

Очрашуда беренче чиратта иминлек мәсьәләләре, Әфганстан, Кашмирдәге хәлләр, Мумбайда булган террактны тикшерү эшләре карала. Мумбайдагы терактта 160тан артык кеше һәлак булган иде.

Һиндстан Пакстан махсус хезмәтләре терактлар оештыручы экстремистик оешмага ярдәм иткән дип белдерә.
XS
SM
MD
LG