Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:42

Siemens Русия белән миллиард долларлык килешүләр төзеде


Германиянең Siemens берләшмәсе һәм Русия ширкәтләре арасында берничә миллиард долларлык килешүләргә кул куелды.

Килешүләр Екатеринбурда Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Германия канцлеры Ангела Меркель очрашуы кысаларында кабул ителде.

Алдагы ун ел эчендә Siemens Русиянең тимер юллары ширкәтенә 240 поезд сатачак, шулай ук Русиянең ике ширкәте өчен җил турбиналары җитештерәчәк.

Екатеринбурда ел саен үтә торган Русия-Германия җыенында президент Медведев ике ил арасында икътисади хезмәттәшлекнең артуын хуплады.

XS
SM
MD
LG