Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда хокук яклаучы Наталья Эстемированы искә алдылар


Чечняның Грозный шәһәрендә «Мемориал» үзәге янында Наталья Эсмированы искә алу чарасы уза. Анда Эсмированың хезмәттәшләре, Ингушетия, Дагыстан, Чечня халкы катнаша.

Хокук яклаучының үтерелүенә бер ел тулу уңаеннан, Европа Берлеге Русияне җинаятьне тикшерергә, Төньяк Кавказдагы, бигрәк тә Чечнядагы, «хөкемсезлек торышын» бетерергә чакырды.

Үз чиратында Русия президенты Дмитрий Медведев Екатеринбурда журналистлар белән очрашуда Эстемированы үтерүче билгеле һәм хәзер тикшерү аның заказ бирүчене ачыкларга тырышуын әйтте. Ул шулай ук әлеге җинаятьне тикшерү «бар көченә дәвам итә» һәм аны бу эшнең барышы белән даими таныштырып баруларын ассызыклады.

Чечняның “Мемориал” хокук яклау җәмгыяте хезмәткәре Наталья Эстемированы урлау турындагы хәбәр 2009 елның 15 июлендә билгеле булды. Аны Грозныйда машинага утыртып китәләр. Мәетен исә шул ук көннең икенче яртысында Ингушетиядә “Кавказ” федераль юлыннан 100 метрда табып алалар. Эстемированың башына һәм күкрәгенә атканнар иде.
XS
SM
MD
LG