Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корылыкка каршы торып буламы?


Атна башында Русия президенты Дмитрий Медведев корылыкка ничек каршы тору турында киңәшмә үткәрде. 16 төбәктә гадәттән тыш хәл игълан ителгән, 9,5 миллион гектар иген корылык аркасында һәлак булган. Малларны асрау торган саен кыенлаша. Узган еллардан калган 24 миллион тонна икмәкне куллану хәлне җиңеләйтсә дә, вәзгыять катлаулы булып кала.

Дмитрий Медведев, зур түрәләрне Белгородка җыеп, корылык турында сөйләшмәсә дә, басу-далаларның саргаеп-көеп бетүе быелгы җәйнең никадәр афәтле булуын күрсәтеп тора. Татарстан да шушы фаҗига мөхитенең уртасында. Гадәттә ел саен 5 миллион тонна икмәк җыярга күнеккән республика быел 1 миллион тонна уңыш та җыймаска мөмкин.

Бөртекле ашлыкларның уңмавыннан башка мал азыгының җитмәве дә хәлне кискенләштерә. Менә шушы сәбәптән авылда яшәүчеләр малларның санын кыскартып, мәсьәләне чишәргә омтыла. Ә бу үз чиратында якын киләчәктә ит, сөт, май бәясенең өскә сикерүенә китерәчәк. Шуңа күрә кайберәүләр кибетләрдән ярма, шикәр, он кебек ашамлыкларны күпләп алып сата башлаган.

Татарстан премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чәршәмбе көнне видео конференция рәвешендә районнар белән киңәшмә үткәрде. Авылларда яшәүчеләр һәм анда эшләүче белгечләр арасында татарларның күплеген исәпкә алып, Марат Әхмәтов бу киңәшмәдә саф татар телендә Һәркемнең йөрәгенә барып җитәрлек сүзләр тапты.

Ул мал-туалларны саклап калу, басудагы һәр башакны, һәр көлтә печәнне җыеп алуның четерекле яклары турыда сөйләде.
Гомумән корылык ул климатик күренеш кенә түгел, ә халык тормышына тәэсир итә торган зур афәт. Быелгы корылыкны кайвакытта 1921нче елдагы һәм узган гасырның 30 нчы еллардагы афәтләр белән чагыштыралар. Ул заманда кешеләр күпләп ачлыктан үлгән. Кайбер якларда кеше ашау кебек коточкыч хәлләр дә күзәтелгән.

Галимҗан Ибраһимовның бу турыда язган әсәре соңгы елларда басылып чыгып, халыкны тетрәндергән иде. Ә быелгы корылык никадәр генә куркыныч булса да, барыбер хәзерге икътисади шартлар һәм транспорт мөмкинлекләре азык-төлекне тиешле җиргә китерәчәк. Шулай да, корылыкның икътисадка китергән зыяны, яңа шартларда тернәкләнеп килүче авыл хуҗалыгы ширкәтләренең хәлен коточкыч шартларга куя.

Атна кич Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов һәм “Ватаным Татарстан” газеты хәбәрчесе Лилия Нурмөхәммәтова “Азатлык” радиосының аналитик түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнаштылар. Бу тапшыру якшәмбе 18 июльдә эфирга чыгачак.
XS
SM
MD
LG