Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:16

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов эшеннән китте - Русия президенты инде Башкортстанның вакытлы җитәкчесен билгеләде. Рәхимовны исә урыныннан вакытыннан алдан алуга әзерлек инде күптәннән барган булып чыкты: “Независимая газета” кулына төшкән аналитик белешмә моңа дәлил булып тора.

Сочида узган очрашу вакытында Русия президенты Дмитрий Медведев Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның президентлыктан китү турындагы мөрәҗәгатен алуын һәм аны хуплавын әйтте.

“Независимая газета” исә президентның дошманнары аны вазыйфадан җибәрүгә инде электән үк әзерләнеп килде, ди.

Алар моны үзләренә эләккән аналитик белешмәлеккә нигезләнеп яза.

20 биттән артык торган аналитик белешмәлектә исә Рәхимов идарә иткән чорга бәя бирелә һәм аны вакытыннан алда алмаштыру кирәк дигән нәтиҗә ясала.

Әлеге белешмәлек Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Григорий Рапотага дип каралган. Аның авторы - Башкорстан конституция мәхкәмәсенең элекке башлыгы - Илдус Адигамов.

Рәхимовның җитешсезлекләре

“Независимая газета” язуынча, документта Рәхимов иң баштан ук республикада милләтчелеккә басым ясады һәм республикада башкортлар 20% кына булса да югары вазыйфаларга бары шул милләт вәкилләре урнаша ала торган система булдырды.

Шулай ук анда Рәхимовның 1990 ел башыннан ук хакимияттәге юлы тасвирлана. Баштарак ул федераль үзәк карамагыннан һәм республикадагы көндәшләреннән арынырга тырышканы әйтелә. Бәйнә-бәйнә барлык президент сайлаулары искә алына. Аларның һәркайсында ниндидер гауга чыкмыйча калмаган. Мисал өчен документта 1993 елгы сайлау демократик узмавына басым ясала. Бары Мәскәүнең үзендә җитәкчеләр арасында ниндидер каршылыклар булу сәбәпле генә бу федераль үзәк игътибарыннан читтә кала.

1998 елгы сайлау нәтиҗәләре инде федераль үзәк карары белән кире кагылырга тиеш булганда, илдә дефолт килеп чыга. Әмма Рәхимовның сәяси бәйсезлеге нәкъ 2003 елгы сайлау вакытында бетә. Чөнки бу вакытта сайлауда җиңүдә аңа нәкъ Мәскәү булыша.

Мортаза Рәхимов дилбегәне улына бирәсе итмәде

Документның шактый өлеше Мортаза Рәхимов һәм аның улы Урал арасындагы мөнәсәбәтләргә, сәяси көрәшкә багышлана. Өлкән Рәхимов баштарак улын Уралны президент урынына “төртсә” дә, соңрак бу уеннан кире кайта. Чөнки Уралның өлкәннәрне тыңламыйча үзе генә идарә итәргә җыенуын аңлый. Әмма белешмәлек авторы хәтта чит илдә яшәсә дә, Урал Рәхимов республикадагы президентның кадрлар сәясәтенә шактый тәэсир итүен яза.

Аның төп дусларының берсе дип Башкортстан премьер-министы Раил Сарбаев санала. Документта исә нәкъ Сарбаев президент булырга исәпләве турыдан-туры әйтелә.

Ләкин иң кызыгы белешмәлекнең азагында бирелә. Анда исә Башкортстан президенты итеп урыс милләтеннән булган кешене билгеләү (сайлау) иң яхшы юл булачак, диелә. Бу анда яшәүче барлык милләтләр тарафыннан уңай кабул ителәчәк икән, чөнки алар милли нигездәге каршылыклардан туйды.

Һәм автор фикеренчә, монда бернинди проблем булмаячак, чөнки “Русия президенты абруе һәм хокук саклаучыларның тулы контроле республикада президент итеп федераль үзәк теләгән кешене куюга мөмкинлек бирәчәк”.

Рәхимов китте, Хәмитов килде

Әлегә Медведев вакытлыча Башкортстан президенты вазыйфаларын башкаручы итеп элекке Русия су байлыклары федераль оешмасы җитәкчесе Рөстәм Хәмитовны билгеләде.

Хәмитов 1954 елның 18 августында Кемерово районы Ленинск-Кузнецки районындагы Драченино авылында туган. Милләте белән башкорт.

Бауман исемендәге Мәскәү техник университетын тәмамлагач, Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсендә оста булып эшләгән. Аннары Уфа авиация институтында хезмәт иткән, 1986-1990 елда торба үткәргече төзелеше фәнни тикшеренү институтының көнчыгыш бүлеге җитәкчесе урынбасары, соңрак Башкортстан автоном республикасының экология һәм табигать байлыкларын куллану комиссиясе рәисе вазыйфаларын башкарган.

1993-1994 елны Башкортстан республикасында гамәли экология һәм табигатьне куллану проблемнары институты директоры, аннан соң биш ел дәвамында Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министры була.

1999-2000 елны Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү департаменты башлыгы, ә аннан соң Русия президентының Идел буе федераль бүлгесе идарәсенең Башкортстандагы баш федераль инспекторы булып хезмәт итә.

2002-2003 елда Русия президентының Идел буе федераль бүлгесе вәкиле урынбасары вазыйфаларын башкара, аннары биш ел дәвамында Русия су байлыклары федераль агентлыгы җитәкчесе, ә 2009 июльдән “РусГидро” (Русия энергетика ширкәте) оешмасы идарә әгъзасы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG