Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Башкортстанга зур өметләр баглыйлар


Башкортстанның һәм Татарстанның элекке президентлары Мортаза Рәхимов һәм Миңтимер Шәймиев
Башкортстанның һәм Татарстанның элекке президентлары Мортаза Рәхимов һәм Миңтимер Шәймиев

Татарстандагы сәясәт белгечләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре Башкортстанда хакимият алмашынганнан соң җанисәптә татарларга басым кимер, үзара мөнәсәбәтләр яхшырыр дип өметләнә.

Башкортстан президентының вазыйфадан китү хәбәренә Татарстандагы рәсми хакимият даирәләре әлегә мөнәсәбәтен белдермәде. Матбугатта берничә сәясәтче һәм эшмәкәрнең генә фикере күренде. "Азатлык" радиосы Казандагы билгелеге кешеләргә күрше республика җитәкчесе Мортаза Рәхимовның урыннан китү вакыйгасына, вазыйфаларны башкаручы итеп Рөстәм Хәмитовның билгеләнүенә бәя бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Тарихчы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының элекке җитәкчесе Индус Таһиров, Башкортстанда җитәкчелек алмашынуны зур өметләр баглап каршы алабыз, дип белдерде.

Индус Таһиров
"Бу безнең өчен дә вакыйга. Без һәрвакыт ике халыкның исән-имин булып, бер-берсенә ярдәм итүен, җитәкчеләрнең бу эшкә өлеш кертә килүен алга сөрә килдек. Ике халык арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга икән, монда җитәкчеләр гаепле. Бу очракта күп вакыт Мортаза Рәхимов гаепле булды. Ул башкорт проблемасын алга сөрде, ләкин татар-башкорт проблемасына дөрес карамады. Әмма бу ике халыкның яшәү нигезе иде. Моны аңлау җитмәде. Андагы татарлар үзләрен җәберләнгән хис итә килде", ди Индус Таһиров.

Ул Башкортстан президенты вазыйфаларын башкаручы итеп куелган Рөстәм Хәмитов белән шәхсән таныш булмаса да, аның катгый кеше түгел икәнен белә. Индус Таһиров аның президент итеп билгеләнәчәгәнә шикләнми.

Хәмитов татар-башкорт проблемасын ике халыкны бер-берсенә каршы куеп түгел, аларны дуслаштырып, йомшак рәвештә хәл итә алачак, дип өметләнә ул.

Уфа белән нәрсә булыр?

Г.Камал исемендәге татар драма театры көзен Уфага гастрольләргә барырга җыена. Театр директоры Шамил Закиров, хакимият алмашынганнан соң Уфа белән нәрсә булыр микән дип куркып калдык, ди.

“Уфага Яңа җитәкче белән профессиональ сәнгатькә, театр сәнгатенә игътибар артыр дигән уй белән барабыз. Анда йөзәр мең тамашачыбыз бар. Элек Мортаза Рәхимов театрга йөри иде, безне дә кабул итә. Соңгы елларда театрга йөрми башлады. Яңа җитәкчеләр милләтләрнең үзара мөнәсәбәтләренә җылырак карар дип өметләнәбез. Бәлкем көн тәртибенә милләтләргә тигез карау куелыр. Безгә Башкортстан бик якын, аның өчен борчылабыз. Хәзер Уфа белән нәрсә булыр дип куркып калдык”, ди Шамил Закиров.

Шәймиев үрнәге

Тарих институты мөдире һәм президентның элекке сәяси киңәшчесе Рафаил Хәкимов Башкортстан президентының китүен уңай бәяли. Ул Рәхимов Шәймиевтан күреп, аның гамәлен кабатлый дигән фикердә тора.

Рафаил Хәкимов уйлавынча, күрше республика җитәкчесенең алмашынуы ике яклы мөнәсәбәтләрне яхшыртачак. “Башкортстан белән мөнәсәбәтләр бик шәптән түгел иде, анда татарларны кыстылар һәм кысалар, алдагы җанисәп вакытында да татарлар саны кимер дип уйлыйм, җитәкче алмашыну уңай үзгәрешләр алып килер, иншалла” диде Хәкимов.

Ул Башкортстанда яңа президент урынына җирле кеше билгеләнер дип фаразлый.

Милли республикалар бетерелмәсме?


Рәшит Әхмәтов
“Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов Башкортcтан президенты Мортаза Рәхимовның китүе, татарларга басымны киметер, җанисәпне тыныч шартларда үткәрергә ярдәм итәр дип уйлый.

Әхмәтов, Рәхимов киткәннән соң республикада миллилекнең тәэсирен киметү башланачак, дип фаразлый. “Башкорт корылтаенда Рәхимов башкорт милли хәрәкәтен активлаштырырга чакырган иде. Бу аның вазыйфадан китүгә сәбәпче булгандыр мөгаен.

Белгәнегезчә, Чуашстан президенты да вазыйфадан китәргә җыена. Республика һәм өлкәләрнең элекке җитәкчеләрен Мәскәү алмаштырып бара, хәзер Ельцин чорыннан Юрий Лужков кына калды. Минемчә, Русиядә административ реформа әзерләнә. Милли республикаларны бетерү турындагы күптәнге хыял тормышка ашырылырга мөмкин”, ди Рәшит Әхмәтов.

Яшьләр яхшыга өметләнә


Татарстандагы “Үзебез” татар яшьләр хәрәкәте координаторларының берсе, билгеле татар журналисты Римма Бикмөхәммәтова Башкортстанда республика җитәкчесенең алмашынуын уңай бәяли. Ул Башкортстанда туып үскән, соңгы елларда Татарстанда яши, ике республикада хәлләрне яхшы белә.

"Хакимиятне алмаштыру кирәклеге күренеп тора, хәрәкәт кирәк, үзгәреш кирәк иде. Халык санын алу алдыннан бу үзгәреш файдага булыр дип уйлым. Бәлкем, хакимият алмашынганда татарны киметү ягын караучы әллә-ни булмас, бәлкем җанисәпкә комачаулыклар булмас”, ди Римма Бикмөхәммәтова.

Ул хакимияттәге үзгәрешләр башкорт һәм татар яшьләр хәрәкәтләре арасында дуслык һәм хезмәттәшлек урнаштырырга ярдәм итәр дип өметләнә.

15 июльдә Сочида узган очрашу вакытында Русия президенты Дмитрий Медведев Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның президентлыктан вакытыннан алда китү турындагы мөрәҗәгатен кабул итте.

Әлегә президент вазыйфаларын башкаручы итеп Рөстәм Хәмитов билгеләнде. Ул президентлыкка намзәтләр исемлегенә дә кертелгән.
XS
SM
MD
LG