Accessibility links

Кайнар хәбәр

Жириновский: Рәхимовтан соң хакимияттә озак тагын дүрт кеше китәргә тиеш


Русиянең ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновский Башкортсан президенты Мортаза Рәхимовтан кала хакимияттә 20 елдан артык утырган тагын дүрт җитәкче китәргә тиеш дип саный.

Жириновский бу турыда бүген Дәүләт Думасында чыгыш ясады.

ЛДПР башлыгы, Дәүләт Думасы җитәкчесе урынбасары Жириновсий Мәскәү мэры Юрий Лужков, Калмыкия республикасы президенты Кирсан Илюмжинов, Омск өлкәсе губернаторы Леонид Полежаев, Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко хакимияттән китәргә тиеш ди саный.
XS
SM
MD
LG