Accessibility links

Кайнар хәбәр

Герт Вилдерс исламга каршы халыкара альянс оештыра


Һолландиянең үтә уң ирек фиркасе лидеры Герт Вилдерс исламга каршы халыкара альянс оештыруын белдерде. Ул әлеге фикерне Һолландия парламентында әйтте.

Вилдерс бу оешмага беренче чиратта АКШ, Канада, Бөекбритания, Германия һәм Францияне чакырырга уйлый.

Сәясәтче фикеренчә, исламны туктату, азатлыкны яклау фикере Нидерланд өчен генә түгел, бөтен көнбатыш дөньясы өчен мөһим.

Исламга каршы альянсының төп максатларының берсе – мөселманнарының көнбатыш илләргә күчеп килүен, шәригать кануннары урнаштыруны тыю.

Октябрь аенда Герт Вилдерска мәхкәмә каршына басарга туры килә. Аны Европаның исламлашу куркыныч турында “Фитна” фильмы төшергәннән соң ислам диненә каршы пропаганда алып баруда гаеплиләр.
XS
SM
MD
LG