Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызыстанга 52 тәртип саклаучы кертелә


Кыргызыстанда Европаның куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек оешмасы хокук саклаучылары урнаштырыла.

Ил президенты Роза Отунбаева Кыргызыстанның Европаның куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек оешмасы белән сөйләшүләрне тәмамлавын әйтте.

Отунбаева сүзләренчә, илнең көньягында 50 тәртип саклаучы урнаштырыла. Алар мониторинг, консультация, трениглар алып барачак.


Бүген Германиянең һәм Франциянең тышкы эшләр министрлары Гидо Вестервелле белән Бернар Кушнер Кыргызыстанның көньягында урнашкан Ош шәһәренә килде. Анда июнь аенда милләтара каршылыклар вакытында йөзләп кеше һәлак булган иде.

Германия һәм Франция министлары Ош шәһәре халкы, җитәкчеләре белән очрашкан. Аларның сәфәреннән соң Европа Берлегенең Кыргызыстанга ярдәм күрсәтүе хәл ителәчәк.

Ош шәһәреннән министлар Кыргызыстан президенты Роза Отунбаева белән очрашырга Бишкәккә киткән.
XS
SM
MD
LG