Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:11

АКШ Иранда булган террор һөҗүмнәрен хөкем итте


Кушма Штатлар Иранның Захедан шәһәрендә булган террор һөҗүмнәрен хөкем итте. Захеданда шыгый мәчете янында ике шартлау булып, анда 20-дән артык кеше үлгән иде.

Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон шартлауны котычкыч дип атады, җинаятьчеләр хөкем ителергә тиешлеген әйтте.

Террактлар өчен җаваплыкны экстремистик сөнни «Джундалла» («Алла сугышчылары») төркеме алган.

Алар терракт һөҗүмен төркемнең июнь аенда үтерелгән лидеры Абдулмәлик Ригины үтергән өчен оештырдык дип белдерә.

XS
SM
MD
LG