Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:30

Сүзебез туган телләрне укыту, Татарстанда дәүләт телләренең кайсы: татар телеме, әллә рус теле күбрәк укытыламы дигән темага булыр. Бер карасаң, җәй көне, укытучылар, галимнәр ялда вакытта; мәктәпләрдә дә дәресләр бармаганда бу турыда сөйләшү урынсыз кебек. Ләкин тормыш дәвам итә.

Римзил Вәли. Яңа гына Казан мэриясе каршында “178нче мәктәп ачылганда татар мәктәбе булсын, моңа кадәр яңа затлы биналарда гел рус мәктәпләре генә ачылган” дигән сүзләр белән каршылык чарасы булды.

Шул көннәрдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка рус җәмгыяте вәкилләре безне татарча юкка укытасыз, артык күп дәрес бирелә, рус телен белмибез, хәтта бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә күрә рус телен белү буенча без Русиянең уртача дәрәҗәсеннән түбәнрәк дигән мөрәҗәгать белән дә чыктылар. Мәгълүмат чаралары ике якны да яктыртты.

Әлеге хәлләрдән соң гади кешеләр, ата-аналар ниләр генә уйламас. Туган телне, татар телен укыргамы, юкмы дигән сорау да туарга мөмкин. Чынлыкта ничек соң? Әллә Казанда татар теле һәм әдәбияты дәресләре чамадан тыш күп кертелә, мәктәпләр, яки сыйныфлар күпләп ачылганмы? Ә русларны татар теленә ничек укытырга? Чынлыкта рус телен укыту нинди хәлдә?

Милли темаларны игътибар белән карап, бәяләп, анализлап торучы Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән менә шушы катлаулы һәм четерекле проблемага сөйләшәбез.

Дамир әфәнде, кем хаклы, татарлармы, әллә урыс җәмгыяте вәкилләреме?

Дамир Исхаков.
Бу бик катлаулы мәсьәлә, шуңа күрә бертөрле генә җавап биреп булмый. Әмма әйтергә кирәк, бу пикетка кадәр Казан университетында шушы проблеманы тикшерү булды.

3 июль көнне “Евразия форумы” дигән фәнни конференция узды. Анда рус җәмгыятенең җитәкчесе Александр Салагаев һәм аның урынбасарларының берсе Михаил Щеглов шушы темага чыгыш ясадылар. Алар үз позицияләрен әйтте. Уйлавымча, бу урыс милләтчеләрнең карашы. Моңа төрлечә карарга була, әмма андый позиция бүген бар.

Асылына килгән вакытта, бу гади проблема түгел. Мәсәлән, узган гасырның 20нче елларында Татарстанда урысларны татар теленә өйрәтергә тырышканнар. Биш-алты ел шундый сәясәт алып барылган, ләкин урыслар татар телен бик теләп өйрәнмәгәннәр. Ул вакыттагы Татарстан хөкүмәте татарларга күбрәк урыс телен өйрәтә башлаган. Ул вакыттагы сәясәтне алып карасаң, аңлашыла, бәлки без бүген бик дөрес сәясәт алып бармыйбыздыр.

Римзил Вәли. Урыс балаларына, урыс кешеләренә татар теле нигезләрен өйрәтмәскә кирәк дип уйлыйсызмы?

Дамир Исхаков. Минем үземнең шәхси фикерем бар. Урысларга татар телен өйрәтеп, ресурсларны һәм укытучыларның вакытларын әрәм итмәскә кирәк. Әмма аның икенче сәяси ягы да бар. Әгәр Татарстан дәүләт һәм аның ике дәүләт теле бар икән, алар халыкка өйрәтелергә тиеш.

Әгәр урыслар татарча өйрәнмәсә, аларның социаль үсешен тоткарлый. Безнең экология министрының урынбасары әйткән, әгәр дә мин татарча өйрәнмим икән, ул вакытта министрлыкта булган татарлар арасында бер дәрәҗәмне дә сизмәячәкмен дигән. Чөнки министрлыкка мәгълүмат татар телендә дә килә дә, шуңа күрә чиновниклар татар телен өйрәнергә мәҗбүрләр.

Мин Щеглов чыгыш ясаган вакытта аңа сорау бирдем. Бу вәзгыятьтә нишләргә уйлыйсыз, дип сорадым. Шундый мисал китердем. Революцияга кадәр милли-мәдәни мохтарият теориясен эшләгән немецларның берсе, Реннер фамилияле кеше: “Әгәр дә чехлар яшәгән өлкәдә немецлар чех телен белми икән, алар үзләренең үсешләрен әкренәйтәләр”, дигән. Бүгенге вәзгыять тә шундыйрак. Татарстанда татар теле барыбер дәүләт теле дәрәҗәсендә калачак.

Римзил Вәли.
Мәгълүмат чараларында, радио-телевидениеда, газет-журналларда татарча кызыклы, бәхәсле һәм төпле мәкаләләр булса, урыс теллеләр бөтенләй белми, мәгълүматсыз кала. Һәм аларның артында сәяси процесс дәвам итә, бу очракта урыслар рәнҗеп утырырга ризалашыр микән?

Дамир Исхаков. Урыслар арасында кайвакыт ризасызлык туа. Шул Салагаев та республикада дәүләт идарәсендәге оешмаларда руслар аз ди. Бәлки, аның сәбәбе татар телен белмәүдәдер. Әгәр дә алар татар телен белсәләр, шул оешмаларда эшләрләр иде. Ә рус кешесе татар телен белгәч, аның конкурентлык өстенлеге дә килеп чыга.

Римзил Вәли.
Рус җәмгыяте вәкилләрнең яңа президентка мөрәҗәгать итеп басым ясарга омтылуы нәрсә белән аңлатыла соң? Чыннан да Казанда мәгърифәтне татарлаштыру куркынычы бармы?

Дамир Исхаков.
Моның сәяси ягы миңа аңлашыла. Татарстанда мәгариф өлкәсендә хәзер яңа програм эшлиләр. Һәм бу әфәнделәр әлеге програмга каршы чыгалар. Анда урыс мәктәбен бетерү турында бер сүз дә юк, киресенчә, татар мәктәбен бераз кысу турында сүз бара. Анда татар телен башлангыч сыйныфларда, яисә җиденче сыйныфка кадәр генә өйрәнү каралаган.

Татарларның яртысы урыс мәктәпләрендә укый, шуңа күрә урыслар белән беррәттән татарлар укыган урыс мәктәпләрендә татар теле дә кысылырга мөмкин. Эш шуңа таба бара. Уйлавымча, милли мәктәпләрдә татар теле калыр, ә урыс мәктәпләрендә кимесә, анда укыган балаларның белеме җитәрлек булмаячак.

Римзил Вәли.
Утсыз төтен чыкмый дигән кебек, шундый карашлар Медведев, Миңнеханов өстәленә килеп яткач, Татарстан мәктәпләрендә, чыннан да, татар телен укытуны арттырып җибәрәләр икән дигән тәэсир дә калырга мөмкин.

Дамир Исхаков. Билгеле, Татарстанда хәзер яңа президент, шуңа күрә җәмгыять Миңнеханов алар теләгәнчә эшләсен дигән теләк белән шундый таләп куя. Ләкин Татарстанда бу мәсьәлә буенча бернинди социологик тикшерү дә булганы юк. Без гомум урыс даирәсенең бу әйбергә ничек каравын белмибез. Мин үзем барлык руслар да татар телен өйрәнергә каршы чыгалар дип уйламыйм. Чөнки баласына яхшылык теләгән вакытта, урыслар дәүләт органнарында эшләү турында да уйларга тиеш. Татар телен белгән кеше башкаларга караганда өстенлек ала. Шуңа күрә, башта урыслардан сорарга кирәк.

Римзил Вәли.
Дамир әфәнде, әмма 30-40% гаиләләрнең катнаш икәнен беләбез. Бу гаиләләрдә дә ике теллелек булмас микән? Андый тенденцияләр бармы?

Дамир Исхаков.
Катнаш никахларның саннары ул кадәр күп түгел. Халыкның дүрттән бер өлеше катнаш никахта. Катнаш никахтан урыс та, татар да туарга мөмкин. Яисә ике телне дә белгән шәхес тә туарга мөмкин. Ул тәрбиядән тора. Безгә сәяси күзлектән чыгып карарга кирәк.

Татарстан конституциясе нигезендә татар һәм рус теле тигез. Русия югары мәхкәмәсенә шикаять биргән вакытта Конституция мәхкәмәсе нәкъ шул хактагы кануннарны исәпкә алып, үзенең Татарстанда тел сәясәтен бозу юк дигән карарын чыгарды.

Ә урыс милләтчеләрнең шушы мәсьәлә артыннан йөрүе ул үзенә күрә бер күрсәткеч. Совет чорыннан урыс мәктәбе, билгеле, ул урыс мәктәбе түгел. Анда теле генә урыс булып калган. Эчтәлегенә килгән вакытта русларга охшамаган әйберләр дә бардыр.
Римзил Вәли


Бәлки, алар православ динне дә укытырга телиләрдер. Моның өчен махсус мәктәпләр кирәк. Урыс мәктәбендә яртысы татар баласы. Шуңа күрә күбрәк аерым урыс гимназияләре төзү турында сүз күтәрәләр. Әгәр дә теләкләре бар икән, ниндидер мәктәпләрне үзгәртергә була.

Ләкин ул вакытта башка мәсьәлә дә килеп чыга. Ни өчен татарлар әле төзелгән мәктәп татар мәктәбе булсын дип митингка чыкканнар? Чөнки Казан эчендә татар мәктәпләре җитәрлек түгел. Катнаш мәктәпләр күп, ә татар телле гимназияләрне урнаштыру өчен яңа биналар җитәрлек түгел. Татарлар шуның өчен борчылалар.

Әгәр дә без булган мәктәпләрдән урысларны бүлеп чыгара башласак, ул вакытта тагы да күбрәк мәктәпләр кирәк булачак. Бу проблема күбрәк татар телен укытуга түгел, ә мәктәп системасына бәйләнгән. Програм буларак, ул мәгариф министрлыгы тарафыннан каралырга тиеш. Һәм мәгариф министрлыгы урыс милләтчеләренең фикерен дә исәпкә алырга тиеш.

Римзил Вәли. Равил Фәйзуллин үзгәртеп кору вакытында: “Казанмы әллә туган телне оныту башкаласымы?” дип язган иде. Салагаевлар, Щегловлар бер төрле уйласа, бик күп татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, киресенчә, Казанда бигрәк тә татар теленең хәле начар, оешмаларда татар телен кулланмыйлар, укыту кимеп бара, мәктәпләрнең күбесе иске җимерек биналарда, дип белдерә. Шуңа күрә пикетка да чыктылар.

Татар дәгъвасы турында сөйләшик. Сүз Татарстан президентының, яки Дәүләт шурасының карарлары, яки хөкүмәт програмын үтәү, үтелмәү турында барамы? Казан хакимиятенә дә төрле дәгъвалар әйтелә. Татар дәгъвасы дөресме?

Дамир Исхаков. Кызганычка каршы, татар мәктәпләрендә эш бик яхшы бармый. Татар мәктәпләренең, татар гимназияләренең күпчелеге конкурентлы көрәштә җиңеп чыга алмый. Әгәр дә БДИны рус телендә бирергә кирәк икән, ул вакытта бала урыс телендә укырга тиеш булып чыга. Шундый әйберләр татар мәктәпләренә дә йогынты ясый.

Римзил Вәли. Урыс җәмгыяте вәкилләре “татар телен укып, аннан соң без рус теленнән БДИ бирә алмыйбыз” дип әйтә.

Дамир Исхаков. Шундый фикерләр бар, ләкин гомуми нигезен тикшереп карарга кирәк. Бәлки, социологик тикшерү үткәрсәк, андый нәтиҗә булмас та. Ике телне бер дәрәҗәдә уку гомуми үсешкә йогынты ясый дип әйтмәс идем. Ул уңышлы нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Фикер киңәя, балага БДИны бирергә бәлки җиңелрәк тә булыр.

Төрек-татар мәктәпләрен искә алыйк. Белем бирү бик сыйфатлы булгач, анда конкурс ябылыр алдыннан бер урынга 25 кешегә җитте. Бу нәрсә дигән сүз? Әгәр дә нормал дәрәҗәдә эшләүче югары сыйфатлы мәктәп төзисең икән, анда балалар килә. Аңлашыла, күпчелек хәзер, татар да урыс телен түгел, ә инглиз телен өйрәнергә бик тели. Мәктәпләр төзегән вакытта шуны исәпкә алырга кирәк.

Татарстанда ул өлкәдә эш бара. Мәсәлән, соңгы вакытта Татар дәүләт һуманитар педагогика университетында татар-инглиз телләреннән укытучылар чыгаралар. Шундый үзгәрешләр булса, ул вакытта безгә эшләү җиңелрәк булыр иде.

Мин урысларның проблемнары бөтенләй юк дип уйламыйм. Бәлки урыс мәктәбе сыйфаты ягыннан тиешле дәрәҗәдә түгелдер. Гомуми дәрәҗәсе түбәндер.

Римзил Вәли. Эш мәктәпләр җитмәүдәме, әллә ата-аналарның өйдә туган телдә сөйләшмәүләрендәме?

Дамир Исхаков. Барысы да бардыр. Чөнки Казан шартларында яңа буын үсеп җитте. Шәһәр балалары элек татар телен укымады. Хәзер аларның балалары һәм оныклары мәктәпләргә керә башлады. Күбесе татар телен начар белә. Шул балалар рус мәктәпләренә керергә мәҗбүрләр.

Башкалар үз балаларын татар телен өйрәнсеннәр дип татар мәктәпләренә кертергә тырыша, ләкин аларның сыйфаты гел тиешле дәрәҗәдә генә булмый. Укымышлы кешеләр балаларын урыс мәктәпләренә бирергә тырышалар.

Аннан чыгып безгә татар мәктәпләрен бетерергә кирәк дип әйтмим. Киресенчә, татар мәктәпләренең сыйфатын яхшыртырга кирәк. Мин инглиз теле белән кушып укыту мәсьәләсенә игътибар итәр идем. Бу Татарстанда кабул ителәчәк мәгариф программасында бераз каралган.

Римзил Вәли. Димәк, бөтен шау-шу “Киләчәк мәктәбе” мәгариф програмы, аның концепциясе турында бара. Бу концепция әле басылып чыкмады. Махсус матбугат очрашулары да булмады. Сезнең шушы концепцияне укыганыгыз, кулда тотканыгыз бармы? Ул милли телләрне укытуга мөмкинлек бирәме?

Дамир Исхаков. Күргәнем бар, чөнки мин аны эшләүдә катнаштым. Милли мәгариф проблемасы буенча бүлекне язучыларның берсе мин идем. Билгеле, анда бик күп мәсьәләләр барлыкка килде. Бу балалар бакчасыннан башлап югары мәктәпкә кадәр каралган програм.

Аны эшләгән вакытта бик күп сораулар туа. Берсен генә әйтеп китим. Әгәр дә югары мәктәптә укыту урыс телендә бара икән, бу автоматик рәвештә мәктәптә татар телен укырга теләүчеләр санын киметә. БДИның рус телендә булуы тискәре йогынты ясый. Моннан ничек чыгарга дигән сорауга без җавап эзләдек. Җавап бер генә - татар мәктәбенең сыйфатын күтәрергә кирәк. Шул вакытта гына анда барырга теләүчеләр булачак.

Киләчәк 3-4 ел эчендә мәктәпне бетергән балаларның саны яртылаш кимиячәк. Бу өр-яңа ситуацияга китерәчәк. Югары уку йортларының элекке кебек кирәге юк. Әйтик, федераль университет барлыкка килә. Анда 45 мең бала укырга тиеш була. Бу федераль университетта милли компонент нинди хәлдә булачак дигән сорау туа.

Казан университетында, Педагогик университетта аерым-аерым татар факультетлары бар иде, хәзер аларның язмышы нинди булачак дигән сорау бар. Бу мәсьәлә безнең галимнәрне бик борчый. Татарстан масштабында югары уку йортлары белән бергә эшләргә кирәк. Кызганычка каршы югары уку йортлары Татарстан кулында түгел. Татарстан үзенең йогынтысын ясарга тиеш.

Римзил Вәли. Милли җәмәгатьчелекнең, ата-аналарның үзаңы, сәяси һәм мәдәни карашлары ничегрәк соң? Яхшы гына татар мәктәпләре булса да, кайбер ата-аналар рус мәктәпләренә бирергә тырышалар. БДИны да бирергә, укырга керергә дә әйбәт була. Шулай булгач, татар мәктәпләре кирәкме? Мәктәп тутырып, татарча укыта торган мәктәп буламы хәзер?

Дамир Исхаков. Дөресен әйткәндә, татарлар арасында шундый тикшеренү үткәрелде. Татарларның дүрттән өч өлеше балаларын татарча укытырга тели. Бертөркем урыс милләтчеләренең плакатлар күтәреп чыгуы ул безгә сигнал. Димәк, бу мәсьәләне безгә өйрәнергә кирәк.

Римзил Вәли. Ә татарларның чыгуы нәрсәгә сигнал?

Дамир Исхаков. Татарларның чыгуы татарларга игътибар җитәрлек дәрәҗәдә булмау турында сөйли. Татар мәгарифе чагыштырмача соң үсә башлады. Аның материаль базасы бик иске. Кайвакытта ата-аналар бинаның нинди булуына, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлеге бармы, юкмы икәнлеген дә карый. Казан эчендә татар гимназияләре яисә яртылаш җимерелгән, яисә мәктәп өчен бик яхшы булмаган биналарда урнашкан.

Римзил Вәли. Мәгариф министрлыгы вәкилләре бу җитешсезлекләрне таныйлармы?

Дамир Исхаков. Еш кына мактанганны ишеткәнем бар. Әмма чынбарлык саннарга бик туры килми. Безгә беренче чиратта сыйфат турында уйларга кирәк.

Римзил Вәли. Дәүләт киңәшчесе Шәймиевнең, президент Миңнехановның, Дәүләт шурасы җитәкчесе Мөхәммәтшинның бу мәсьәләгә карашлары уңаймы, битарафмы, тискәреме?

Дамир Исхаков. Бездә күп кенә яхшы документлар бар. Кызганычка каршы, Татарстанда реаль тормышка ашыру буенча програмнар җитәрлек түгел. Татарстанның яңа идеологиясе барлыкка килергә тиеш. Бу яңа президентның эше булырга тиеш. Татарстан бу ситуацияда үзенең яңача карашларын бик әкрен булдыра. Моның өчен галимнәрне һәм экспертларны туплап, аларны эшләтә белергә кирәк. Сәясәтчеләр, җитәкчелек тарафыннан моның өчен социаль заказ бирелми.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG