Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Хәмитов эшен нәрсәдән башлар?


Русия президенты Дмитрий Медведев Башкортстан президенты урынына Рөстәм Хәмитовны тәкъдим итте. Пәнҗешәмбе Мортаза Рәхимов вазифасыннан киткәч, Русия су хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләренең берсе Хәмитов президент вазифаларын үтәүче итеп билгеләнде.

Рөстәм Хәмитовның иң яхшы ягы – ул Мортаза Рәхимов тирәсендәге кеше түгел. Хәмитов – җитәкче, галим, техника өлкәсендә белгеч һәм зыялы кеше, ди Уфада яшәүче бәйсез күзәтүче Альберт Мифтахов.

Башкортстан Хәмитовтан республикада сәяси үзгәрешләр көтә, иң мөһиме – икътисади үсеш, беренче чиратта сәнәгать үсешен.

Башкортстанның “чәчәк аткан” төбәк булуы турындагы риваятьләр нәкъ хәзер җимерелергә мөмкин, ди Альберт Мифтахов.

Рәхимовның ике дистә еллык хакимияте чорында сәнәгать өлкәсендә бер генә яңа берләшмә төзелмәгән. Белгеч яңа җитәкче республика хуҗалыгын барлаудан башлар, дип фаразлый.

Тыныч картлык өчен күп кирәкме?

Үзенә шундый югары пенсия булдырып Мортаза Рәхимов тагын бер мәртәбә үзенең халык фикеренә битараф булганын күрсәтте, ди Мифтахов.

“Рәхимов халыкның яшәү дәрәҗәсе турында бер ни дә белмәгәнен, пенсионерларның хәле турында бихәбәр булганын күрсәтте. Аена 300 мең аңа аз тоелды. Пенсияне ул 750 мең дип билгеләде. “

Уртача пенсия күләме Башкортстанда 4-5 мең сум.

Рәхимов болай да дәүләт хезмәтендәге кеше буларак яхшы тәэмин ителгән булыр иде. Берничә ел элек кабул ителгән “Президент турындагы” канунда каралганча, урыныннан киткән президент үзенә хөкүмәттән бирелгән ял итү урынын – дачасын калдыра. Шулай ук дәүләт фатиры (бу очракта аерым өе), машиналары, тән сакчылары һәм ярдәмчеләре – барысы да болай да калыр иде.

Башкортстан парламенты 19 июль җыелачак

«Бердәм Русия» Русия президенты Дмитрий Медведевка Башкортстан җитәкчесе урынына намзәтләр исемлеген тәкъдим итте – сенатор Рудик Искужин, Уфа шәһәр башлыгы Павел Качкаев, Башкортстан милли банкы башлыгы Рөстәм Мәрданов һәм президент вазыйфаларын хәзер башкаручы Русиянең су байлыклары берләшмәсенең идарә рәисе урынбасары Рөстәм Хәмитов.

Медведев алар арасыннан Рөстәм Хәмитовны сайлап алып аны Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтайга тәкъдим итте. Депутатлар дүшәмбе көнне үк яңадан җәйге ялларын өзеп утырышка килер һәм Медведев тәкъдим иткән намзәтне хуплар, дип фаразлана.

Пәнҗешәмбе булган утырышка да депутатлар инде бер атна элек ялга дип таралышкач чакыртып алынды. Чираттан тыш утырышның төп сәбәбе итеп “корылык” дип игълан ителде. Сәясәт белгече Альберт Мифтахов сүзләренә караганда, корылык Башкортстанда инде яздан бирле тора. Киресенчә соңгы атналарда яхшы гына яңгырлар да явып киткән. Депутатларны чакыртып алуның сәбәбе билгеле.

“Рәхимов киткәнче үзе һәм гаиләсенә социаль һәм юридик хокуклар гарантиясе алыр калырга теләде”, диде Мифтахов.

Үз тирәсендәге кешеләрдә гаеп эзләп Рәхимов үзенең җитәкче буларак булдыксызлыгын яшерергә тырышты, дип, Мифтахов президент хакимиятенең элекке җитәкчесе Радий Хәбиров тирәсендәге җәнҗалны искә алды.

Бүлгәләп идарә итү чоры тәмамланамы?

Гомер гомергә осталыгы җитмәгән җитәкчеләр халыкны бүлгәләп, талаштырып, җәнҗаллар тудырып идарә итте. Милләтләргә бүлеп аларны капма каршы кую – иң җиңел ысул, ди Мифтахов. Рәхимов аны үз файдасына яхшы кулланды.

“Кырмыскалы районында юл салу турында карар кабул ителүен хәтерлим. Аны район үзәгеннән башкорт авылына кадәр төзү карар ителде. Чуашлар, татарлар яки башкалар яшәгән авылга кадәр яисә юлы иң начар булган авылга кадәр түгел, ә нәкъ башкорт авылына кадәр. Рәхимов республикада идарә башкортлар кулында икәнен искә төшереп торды.”

Шулай ук ел саен яңа уку елына авылларда яңа мәктәпләр ачылу хәбәрләре турында Мифтахов, “аларның күбесе 6-7 бала булган авылларда ачыла. 300 укучыга төзелгән мәктәпләргә акча сарыф ителә. Купшы чыгышларда киләчәктә туачак балаларга укырга мәктәп ачыла, диелә. Әмма эш һәм акча булмаган авылда балалар тумый”, диде.

Вакытлыча президент итеп билгеләнгән Рөстәм Хәмитов инде кичәдән бирле бу вазыйфаларын үти. Дүшәмбе көнне Башкортстан парламенты “Бердәм Русия” тәкъдим иткән һәм президент Медведев сайлап алган намзәт өчен тавыш бирер, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG