Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:16

Иран шартлаулар өчен Көнбатыш һәм Израилне гаепли


Иран пәнҗешәмбе көнне Систан-Балучистан виләятендә кимендә 27 кешене үтергән ике интихарчы һөҗүме өчен Көнбатышны һәм Израилне гаепләде.

Дәүләт телевидениесе эчке эшләр министры урынбасары Гали Габдуллаһиның бу шартлаулар өчен Көнбатыш ялчыларын гаепләгән белдерүен күрсәтте.

Мәчеттә булган шартлауны Европа Берлеге дә, Берләшкән Милләтләр Оешмасы да, Кушма Штатлар да хөкем итеп чыккан иде.

Иран полициясе ул шартлауларга бәйле дип шикләнелгән 40 кешене кулга алганлыгын белдерде.

Шартлауларда корбаннардан кала тагын 160-тан артык кеше яраланды.

XS
SM
MD
LG