Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:30

АКШ дәүләт секретаре Пакстанга килде


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Көньяк Азия буйлап сәфәрен башлап Пакстанга килде. Очрашуларның төп максаты - Әфганстанда инде 9 ел дәвам иткән хәрби чараның максатларын ачыклау, дип хәбәр ителә.

Террорга каршы сугышта Пакстан-Әфганстан хезмәттәшлегенә аеруча зур әһәмият бирелә. Клинтон Исламабадка икътисади ярдәмне арттыру турында да белдерде.

Бүген АКШ дәүләт секретаре Пакстан премьер-министры Йосыф Риза Гыйлани һәм президент Асиф Али Зардари белән очраша.

Дүшәмбе Клинтонның югары дәрәҗәдәге сәясәтчеләр һәм хәрби җитәкчеләр белән очрашуы каралган.

Сишәмбе көнне АКШ дәүләт секретаре Кабулда ачылачак халыкара конференциядә катнашыр өчен Әфганстанга юл тота.

XS
SM
MD
LG