Accessibility links

Сембер өлкәсендә корылыкны киметү чаралары күрелә


Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге белдерүенчә, хакимиятнең барча тырышлыклары вәзгыятьне контрольдә тотуга юнәлдерелгән. Бу максаттан оештырылган оператив штабны өлкә башлыгы Сергей Морозов үзе җитәкли.

Авыл хуҗалыгы тармагы күргән зыянны киметү буенча чаралар планы расланды һәм район-авыллар җитәкчеләренә җиткерелде. Өлкә буенча гадәттән тыш хәл кертелде, төбәкнең азык-төлек фондын булдыру турында карар кабул ителде. Яңа уңыш ашлыгыннан 40 мең тонна шул фондка биреләчәк. Фондның максаты – ипигә бәяләрне күтәрмәү, тотрыклы итү.

Өлкәнең авыл хуҗалыгы министрлыгында “кайнар элемтә” телефоннары бәян ителде: игенчелек, терлекчелек бүлекләре һәм зарар күргән хуҗалыкларга ярдәм бүлеге.

Хакимиятнең рәсми сайтында “Корылык буенча оператив штаб” дигән махсус бүлек булдырылды. Анда штаб эшчәнлеге турында мәгълүматлар, өлкәнең авыл сәнәгате комплексы – АПКга килгән зарарны мөмкин кадәр киметү чаралары планы урнаштырылган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы корылык аркасында зарар күргән терлекчелек хуҗалыкларына ярдәм итү бурычын - “шоковая терапия” дип саный.

Шул максаттан ашыгыч рәвештә терлек азыгы запасын төгәл хисапка алу, терлек азыгы әзерләүне киң җәелдерү өчен, елга буйлары тугайларында тупас ризыкны һәм урманнар аланнарында печән чабу, яфрак әзерләү, кырларда корыган күпьеллык үләннәр урынына яңадан чәчү, саламны да төгәл хисапка алып, терлекчелек хуҗалыкларын тәэмин итү… Шулай ук чөгендер җомы, сыра цехларының “барда”сын төгәл хисапка алып, фермаларга ташу.

Шәхси хуҗалыкларда терлек санын саклап калу өчен, мал асрау чыгымнарының бер өлешен субсидия хисабына каплау күздә тотыла. Субсидия шулай ук уңыш җыю техникасын, уҗым орлыгын, ягулык, ашламалар сатып алуга бәйле чыгымнарның да бер өлешен каплау өчен биреләчәк. Моның өчен өлкә казнасында 100 миллион рубль акча каралган.

Өлкә хөкүмәте, корылык нәтиҗәсендә зарар күргән хуҗалыкларга ярдәм итүне сорап, Мәскәүгә дә мөрәҗәгать юллаган. Мәгънәсе – кредитка бирелгән акча өчен түләүне - 3-5 елга, ә лизинг буенча түләүләрне 3 елга кичектерүне сорау.

Ә шул арада игенчеләр бөртекле ашлыкны җыюга керештеләр. Тик уңышы әллә ни мактанырлык түгел: 8200 гектардан нибары 9600 тонна ашлык җыеп алынган…

Өлкәнең барча районнарында да терлек азыгы әзерләү бара. Быел – саламы да бик кадерле. Өлкәнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 272 мең гектарда авыл хуҗалыгы культуралары юкка чыккан. Шул исәптә хәтта шикәр чөгендере һәм күпьеллык үләннәр дә.
Сембер өлкәсе элек-электән дотациягә яшәүче төбәк булып санала килде. Дөрес, өлкә башлыгы булып Сергей Морозов килгәч, хәлләр яхшырак якка үзгәрә башлаган иде дә – быел янә Мәскәү ярдәменә мохтаҗлык булачак кебек.

Монысы инде гомер бакыеннан бирле дотациягә яшәргә өйрәнгән өлкә өчен гаҗәп тә түгелдер. Бүгенге губернатор бик тә тырыш булуга карамастан, өлкә әллә ни мантый алмый әлегә…

Ирексездән, совет чорындагы “Что это - длинный и зеленый, а колбасой пахнет”, дигән бер табышмак та искә төшә. Табышмакка җавап – “Мәскәү – Ульян арасындагы пассажирлар поезды” иде.

Әйе, Сембер халкы колбасаны Мәскәүдән генә ташый иде шул. Мәскәүнең үзендә сыер абзарлары, дуңгыз комплекслары булмаса да. Быел ничек булыр тагын…
XS
SM
MD
LG