Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда ЕИХО хәрбиләре кертүгә каршы чара узды


Кыргызстанның көньягындагы Ош шәһәрендә илгә Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы илләреннән полиция көчләре кертүгә каршы ризасызлык чарасы үтте.

Чарада бер меңләп кеше катнашты.

Җыелган халык шулай ук милләтара низагъ чыгару өчен җаваплы түрәләрне җәзага тартырга чакырды.

Евродада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасыннан полиция көчләре җибәрүне Кыргызстанның вакытлы хөкүмәт башлыгы Роза Отунбаева сораган иде.

Кыргызстан иминлек көчләре июнь аенда милләтара бәрелешләрдә йөзләрчә кеше һәлак булган көньякта яңа провокацияләр әзерләнүе турында кисәтә.
XS
SM
MD
LG